Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә һәм шәһәрнең чәчәк атуына зур өлеш кертүче гүзәл затларга шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Бүген шәһәр Ратушасында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсешенә һәм шәһәрнең чәчәк атуына зур өлеш кертүче гүзәл затларга шәһәр һәм республика бүләкләрен тапшырды. Югары дәрәҗәдәге әлеге бүләкләр, гадәт буенча, Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан тапшырыла.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен 5-нче номерлы балалар музыка мәктәбе укытучысы Эльвира Галиуллинага «ТРның Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
ТР Президенты Указы белән халыкның сәламәтлеген саклауда күрсәткән күпьеллык намуслы хезмәте өчен 18-нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Резида Мансуровага «ТРның Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың химия сәнәгате үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен «РТның Атказанган химигы» дигән мактаулы исем Казан синтетик каучук заводының директор урынбасары Ирина Вещинага тапшырылды. «РТның атказанган икътисадчысы» исеме күпьеллык намуслы хезмәте һәм финанс тикшерүе өлкәсендәге уңышлары өчен Казанның контроль-хисап палатасы белгече Ольга Дряминага бирелде.
Илсур Метшин Казанның күркәм затларына шулай ук аерым хөрмәтләү билгеләре һәм мактау грамоталары тапшырды. «Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен» аерым хөрмәтләү билгесе 7-нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең баш табибы Разита Богдановага, «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесенең профсоюз комитеты рәисе Наталья Витушкина, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең бердәм авария-диспетчерлык хезмәте диспетчеры Татьяна Гуськова, «Казан» милли мәдәният үзәгенең массакүләм мәдәният эшләре буенча директор урынбасары Халисә Исмәгыйловаларга тапшырылды.
«Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» пешекчесе-бригадир Марина Давыдовичка, «Уютный дом» идарә компаниясенең буяу-агарту эшләре остасы Мәдинә Заһидуллинага, «Успех» ҖЧҖнең урам себерүчесе Надежда Ильинага, Республика медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Римма Садыйковага, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле һәм укыту методикасы кафедрасы доценты Рәсимә Шәмсетдиновага һәм РТның атказанган артисты Тәсимә Шәрәфетдиновага Казан шәһәренең Мактау грамоталарын Мэр үз куллары белән тапшырды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә өлеш кертүе өчен «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең насос җайланмалар машинисты Любовь Абрамовага Казан шәһәре Мэрының Рәхмәте белдерелде.