Эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү буенча субсидиянең процентлы ставкасы күләме 5-тән алып 10%-ка кадәр күтәрелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү буенча антикризис чараларын күрү кысаларында кече һәм урта эшмәкәрлеккә ташламалы кредит бирү буенча шәһәр программасын киңәйтү каралган. Эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү буенча субсидиянең процентлы ставкасы күләме 5-тән алып 10%-ка кадәр күтәрелә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Ривьера” отеленың конференц-залында эшмәкәрләр белән узган очрашу барышында хәбәр итте.
Әлеге чара ТР бизнес-омбудсмен Тимур Нагуманов тарафыннан узган елның май аенда ТР Президенты инициативасы буенча эшләнгән проект – “Ачыктан-ачык әңгәмә” очрашулар сериясе кысаларында узды. Бүгенге көнгә кадәр югары сәяси звено җитәкчеләре, шул исәптән Рөстәм Миңнехановның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән 17 очрашуы уздырылган. Илсур Метшин “Ачыктан-ачык әңгәмә”дә беренче тапкыр катнашты, аның төп темаларының берсе – антикризис чаралары.
Эшмәкәрләр белән сөйләшү барышында Казан Мэры шәһәрдә антикризис штабы булдырылуын хәбәр итте, аның кысаларында шәһәр икътисадының төп тармаклары вәкилләре, шул исәптән чакырылган экспертлар белән очрашулар уздырыла.
Шәһәр җитәкчесе катнашучыларның исемлеген дә киңәйтергә теләгәнлеген җиткерде. “Без катнашучылар исемлеген дә, субсидия бирү тармакларының исемлеген дә киңәйтергә телибез. Кредитның беренче ике елында гына субсидия бирәчәкбез. Шул рәвешле, без урта һәм кече эшмәкәрлек субъектлары өчен субсидия бирүнең процент ставкасын 5-6%-ка арттырырга теләр идек. Без зур һәм кече предприятиеләр белән эшләргә әзербез, эш урыннарын һәм предприятиеләрнең үзләрен дә саклап калу мөһим”, - дип белдерде Мэр. Шәһәр җитәкчесе Башкарма комитетка инде бүгеннән үк килгән заявкалар өстендә эшли башларга кушты.