Яңа мәктәпләр турында сөйләшү барышында, шәһәр башлыгы бу ел 1-нче сентябрьгә Яңа Савин районында мәктәп ачылачагын әйтеп үтте.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанда күпсанлы балалар бакчалары белән беррәттән, яңа мәктәпләр төзү дә планга кертелгән. Шәһәрдә гомуми белем бирү учреждениеләре салу өчен җир биләмәләре резервта калдырылган. Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин «Эфир» телеканалындагы туры эфир киңлекләрендә үткән тапшыру барышында җиткерде.
Илсур Метшин, Россия Президенты Владимир Путинның Дәүләт Думасы депутатларына һәм Федераль Җыенга юллаган мөрәҗәгатьнамәсендә балалар бакчалары белән беррәттән, мәктәпләр төзү буенча да федераль программа гамәлгә ашырылачагы турындага хәбәрне искә төшерде. «Казанда без җирләрне махсус мәктәпләр өчен резервта калдырдык. Аларның бер өлеше челтәрләргә тоташтырылган, экспертизалар, проектлар әзер. Федераль программа гамәлгә ашырыла башлауга, шәһәр халкын борчыган әлеге мәсьәлә чишеләчәк дип ышанабыз», – дип, фикере белән уртаклашты И.Метшин.
ТР башкаласы Мэры хәбәр иткәнчә, яңа микрорайоннарда мәктәпләрнең булмавы – бу Казан өчен озакка сузылган җитди мәсьәлә, чөнки моңа кадәр тузган авария хәлендәге торакны юкка чыгару программасы зур темплар белән алып барылган. «Кызганыч, материаль чараларның чикләнгән күләмдә булуы нәтиҗәсендә микрорайоннарны балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән тәэмин итә алмадык. Ләкин шулай да без балалар сырхауханәләре һәм олылар өчен травмпунктлар төзи алдык», – диде шәһәр башлыгы.
Яңа мәктәпләр турында сөйләшү барышында, шәһәр башлыгы бу ел 1-нче сентябрьгә Яңа Савин районында мәктәп ачылачагын әйтеп үтте. «Әлеге объект бассейны, ике спорт залы һәм тирәсендә спорт корылмалары булган заманча мәктәп булачак. Ул микрорайонда мәгариф учреждениесе булудан тыш, мәдәни, спорт һәм иҗтимагый тормыш кайнап торган үзәккә әйләнергә тиеш», – дип ассызыклады Илсур Метшин. Ул шулай ук 2-нче Азино урамында да яңа мәктәп проеклаштырылуын әйтте. «Анда балалар бакчасы төзелгән. Ләкин әлегә мәктәп юк. Биредә яшәүчеләр билгеле бер кыенлыклар кичерәләр. Хәзерге вакытта проеклаштыру эшләре алып барыла, барысы да акча мәсьәләсе белән бәйле. Сентябрь аенда яңа мәктәпне кулланылышка тапшырганнан соң, 2-нче Азино урамында мәктәп төзү эшенә тотынырбыз дип ышанабыз», – дип, фикере белән уртаклашты Казан Мэры.
Балалар бакчалары турында сөйләшкәндә, Илсур Метшин соңгы дүрт ел эчендә 81 балалар бакчасының кулланылышка тапшырылуын әйтеп үтте. «Бу бик җитди күрсәткеч. Бер генә шәһәр дә бу өлкәдә болай мактана алмый. Федераль программа һәм республикабыздагы «Бәләкәч» дигән президент программасы ярдәмендә без әлеге мәсьәләне уңай хәл итә алдык», – диде И.Метшин. Һәм киләчәктә мәктәпләр төзү эшендә дә шундый уңышларга ирешүгә өмет белдерде.