2015 елда Татарстан башкаласында 32 парк һәм сквер яңартылып төзекләндереләчәк.
(Казан шәһәре, KZN.RU, 6-нчы март). Казанда шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре аерым контрольдә – 2015 елда Татарстан башкаласында 32 парк һәм сквер яңартылып төзекләндереләчәк. Әлеге фикерне Казан Мэры Илсур Метшин «Эфир» телеканалындагы туры эфир киңлекләрендә үткән тапшыру барышында әйтте.
Казан Мэры узган ел шәһәрне төзекләндерү эшләренең «Чәчәк атучы Казан» һәм «Яшел рекорд» дигән ике программа буенча алып барылганлыгын әйтеп үтте. «Өч ел эчендә без 130 мең агач һәм 65 мең куак утырттык. Бу бик җитди саннар. Мин шәһәр халкы әлеге башкарылган эшне күреп бәяли дип ышанам. Узган ел без 4 миллион чәчәк утырттык. Хәтта Универсиада узган елда да чәчәк саны моның кадәр түгел иде», – дип сөйләде Мэр. Ул Татарстан башкаласында шәһәрне төзекләндерү мәсьәләсенең аерым контрольдә булуын ассызыклап әйтте. Шәһәрне яшелләндерү эшенә студентлар, яшь дизайнерлар, шәһәр халкы җәлеп ителгәнен җиткерде. «Әлеге эштә нәтиҗә генә түгел, эш барышында хезмәткә битараф булмаган кешеләрне җәлеп итү бик мөһим», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин Казанда шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә эшләр дәвам итәчәклеген әйтеп үтте. Бу ел Казанда Парк һәм скверлар елы дип игълан ителгәнлектән, шәһәрдә яңа үзгәрешләр көтеләчәген дә җиткерде Илсур Метшин. Горький исемендәге парк, «Крылья Советов» паркы, Химиклар мәдәният сарае каршындагы паркны һ.б. яңартып төзекләндерү. – гамәлгә ашырыласы проектлар исемлегендә. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел булу уңаеннан Җиңү паркы да яңартып төзекләндереләчәк.
«Барлыгы 32 зур парк һәм сквер. Шәһәр халкын яңартып үзгәртелгән ял урыннары көтә. Читтән генә күзәтеп тормасак иде. Мин барыбызның да әлеге изге эштә катнашуын телим», – дип өмет белдерде И.Метшин.
Казанда яшәүчеләрнең берсе туры эфирда Казан Мэрына «Яшел рекорд» программасы буенча утыртылган, ләкин хәзерге вакытка инде корыган агачлар турында сорау бирде. Илсур Метшин утыртылган агачларның 90%, кайбер урамнарда хәтта 96%-ның яшелләнеп үсеп китүен әйтте. 10% агачның коруы – мөмкин саналган хәл. Корган агачларны агач утырту сезоны башлангач та алыштырачаклар, дип ышандырды Казан шәһәре башлыгы.
Шәһәр башлыгы казанлыларга мөрәҗәгатьләре һәм шәһәрне төзекләндерү эшләренә битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде. «Шәһәр халкының ишегалларын матур һәм төзек итеп күрәсе килүләре безнең йөрәккә май булып ята. Бу безне шатландыра, эшләү теләген тагын да арттыра», – диде Илсур Метшин.