Казан Мэры хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрикләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). ТР башкаласы Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы “Тема” тапшыруы кысаларында Казанда яшәүче хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады.
“Безнең кадерле хатын-кызларыбызны яз бәйрәме белән котлап үтәсе килә. Язгы кояш һәрбер өйне җылытсын иде, кояш йөрәкләрегезгә һәм җаннарыгызга үтеп керсен, балаларыгыз сөендерсен, гаиләләрегез бәхетле булсын. Яз чәчәкләргә күмсен һәм алар безнең күзләребезне, йөрәкләребезне һәм әйләнә-тирәбезне һәрвакытта да сөендереп торсыннар. Яратыгыз һәм яратылыгыз”, - диде шәһәр җитәкчесе.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук шәһәрдә яшәүче ир-атларга да мөрәҗәгать итте, әлеге бәйрәм көнендә хатын-кызларга игътибар бирергә, гаиләләргә бәйрәм рухы бүләк итәргә чакырды. “Әлеге бәйрәм безнең әниләребез бәйрәме, тормыш иптәшләребез – хатын-кызларыбыз, кызларыбыз, дусларыбыз һәм хезмәттәшләребез бәйрәме. Әйдәгез чын ир-атлар булыйк! Эш бит бүләкнең бәясендә дә, зурлыгында да түгел, иң мөһиме игътибар, мәхәббәт һәм мөгамәлә белән сөендерик!” – дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.