Казан катлаулы кризис ситуациясенә ныклы әзер, дип уйлый Татарстан башкаласы Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казан катлаулы икътисади ситуациягә яхшы әзер – шәһәр хакимияте әлеге проблема белән очрашкалады һәм социаль-икътисади тотрыклылыкны саклар өчен нишләргә кирәклеген белә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин “Эфир” телеканалындагы туры эфир вакытында җиткерде.
Шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта кризис төрле күрсәткечләргә җитди йогынты ясый, шул исәптән азык-төлек кәрзиненә дә. Мэр шәһәрдә әлеге проблемага Хөкүмәт һәм төрле тармак министрлыклары тарфыннан зур игътибар бирелүен җиткерде. Шәһәрдә бу уңайдан антикризис штабы булдырыганлыгын һәм җитди эш алып барылгынлыгын хәбәр итте.
Башкала Мэры фикеренчә, кайбер тармакларда уңай тенденцияләр дә сизелә. Казан Мэры шәһәр администрациясе Президентыбыз һәм Татарстан хөкүмәте белән бергә ныклы эш алып баруын һәм теләсә-нинди авыр кризисларга да әзер булуларын белдерде.
Татарстан башкаласы Мэры Казанның кризиска җитди әзерлекле булуын билгеләп хтте. “Әлеге чорны лаеклы рәвештә үтүебезгә һәм социаль-икътисади тотрыклылыкны саклай алуыбызга ышанабыз без. Мин безнең шәһәр һәм республика өчен зур ышаныч тоям, без зур сынауларга әзербез”, - дип белдерде Илсур Метшин.