Узган ел Татарстан Республикасы башкаласында 23 меңгә якын сабый туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы март). Казанда дүртенче ел рәттән демографик үсеш буенча рекорд күзәтелә – узган ел 22 мең 949 нарасый дөньяга килгән. Туган балалар саны – Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләрнең киләчәккә өмет белән карауларын дәлилләүче мөһим күрсәткеч бу. Әлеге фикер Казан Мэры Илсур Метшин тарафыннан «Эфир» телеканалындагы туры эфир киңлекләрендә үткән тапшыру барышында яңгырады.
Шәһәр башлыгы бу атнада Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе булганын искә төшереп үтте. Әлеге чарада шәһәр хакимиятенең ирешкән уңышлары, еллык хисап, саннарда - башкарылган эш күрсәткечләре турында хисап яңгырады. «Безнең өчен һәр сан бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу күрсәткечләр Мэрия һәм район администрацияләре башкарган эш кенә түгел, бу ел дәвамында шәһәр ничек эшләгән дигән сүз. Һәр сан бик күп кешеләрнең хезмәте белән бәяләнә», – дип ачыклык кертте шәһәр башлыгы. Уңышлы нәтиҗәләргә ирешүдә өлеш керткән һәр шәһәр халкына Казан Мэры рәхмәт белдерде.
Шәһәр башлыгы туучылар саны артуны узган елның төп уңышы дип саный. «Дүртенче ел рәттән демографик үсеш буенча рекорд куябыз. Әти-әниләрен шатландырып, 22 мең 949 нарасый дөньяга килде. Гаиләләрдә икенче, өченче, дүртенче балалар туа. Бу гаиләләрнең хәлен күрсәтүче лакмус кәгазе. Казан гаиләләре киләчәккә өмет белән карыйлар дигән сүз», – диде Казан Мэры.
Илсур Метшин барлык шәһәрләр өчен дә тормыш дәрәҗәсен ачыклаучы гомуми күрсәткечләр барлыгын әйтеп үтте. Гомер озынлыгы, туган балалар, төзелгән торак йортлар һәм юллар саны, шәһәрне төзекләндерү күрсәткечләре – нәкъ менә шундыйлардан. Татарстан башкаласын яшәү өчен иң уңайлы, имин, матур, куркынычсыз һәм экологик яктан чиста шәһәр итүдә шәһәр администрациясе барысын да эшләячәк, дип ышандырды шәһәр башлыгы.