Илсур Метшин телевизор караучыларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк
«Эфир» телеканалындагы «Тема» тапшыруының бүгенге кунагы - Казан Мэры Илсур Метшин.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). «Эфир» телеканалындагы «Тема» тапшыруының бүгенге кунагы - Казан Мэры Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы 2014 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләячәк, 2015 елга эш планнары белән таныштырачак, шулай ук Казанда яшәүчеләрнең сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк.
Тапшыру сәгать 19.30 башлана.