Казан Мэры укытучылар һәм укучылар белән аралашты, Казанда бадминтон төренең үсеш перспективалары белән танышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин Киров районында татар телендә белем бирүче 3 номерлы гимназиядә булып кайтты. Биредә әле күптән түгел генә бадминтон белән шөгыльләнү өчен спорт үзәге ачылды.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнарының администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һәдиуллин, Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев, ТРның Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин озата йөрделәр. Гимназия директоры Әлфия Булатова җитәкчеләрне мәгариф учреждениесенең эшчәнлеге белән таныштырды.
Илсур Метшин Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Сугыш елларында минем гаиләм” темасына язылган укучы имләләреннән һәм кул эшләреннән оештырылган күргәзмәне карады. Шәһәр башлыгы инглиз теле, математика дәресләрен карап чыкты, түбән сыйныфларда укучылар белән аралашты, алардан спортның нинди төрләре белән кызыксынуларын сорады.
Шәһәр башлыгы 4А сыйныфы укучыларының бадминтон буенча үткәрелгән дәрестә ничек шөгыльләнүләрен күзәтте. Илгиз Фәхриев үсеп килүче яшь буынны спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан гомуми белем бирүче дүрт мәгариф учреждениесе базасында бадминтон үзәкләре оештырылганлыгын әйтеп үтте. Киров һәм Мәскәү районында яшәүчеләр өчен бадминтон үзәге 3-нче номерлы гимназиядә оештырылган. Вахитов һәм Идел буе районында яшәүчеләр 6-нчы номерлы гимназиядә бадминтон белән шөгыльләнә алалар. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында мәктәп укучылары әлеге төр спорт белән 10-нчы номерлы гимназиядә шөгыльләнә алалар, Совет районында исә бадминтон үзәге 173-нче номерлы мәктәптә урнашкан.
Әлеге үзәкләр бадминтон өчен кирәкле барлык төр спорт җиһазлары белән тәэмин ителгән. Спорт мәйданчыкларының идәннәре заманча итеп җәелгән. Моннан тыш, Казанның 104 физик тәрбия укытучысы ТРның Бадминтон федерациясендә оештырылган махсус курсларда белемнәрен арттырганнар.
Илсур Метшин катнашында үткән физик тәрбия дәресе барышында, тренер 4А сыйныфында укучы 40% мәктәп баласының күрү мөмкинлекләрендә тайпылышлар бар икәнен әйтеп үтте. Ә бадминтон исә күрү мөмкинлеген яхшыртучы спорт төре буларак санала. Шунлыктан мәктәп укучылары нәкъ менә әлеге спорт төре белән шөгыльләнә башлаганнар.
Казан Мэры шулай ук бадминтонның күрү мөмкинлегенә уңай йогынты ясавын әйтеп үтте. «Дөнья статистикасы буенча, бадминтон белән шөгыльләнгән балаларның күрү мөмкинлеге яхшыра. Без оештырылган эш барышында мондый уңай нәтиҗәләргә ирешсәк, бик яхшы була. Бу ике куянның койрыгын бергә тотабыз дигән сүз – балалар спорт белән дә шөгыльләнәләр һәм шул ук вакытта аларның күрү мөмкинлекләре яхшыра», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы 2016 елның февраль аенда Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты үтәчәген искәртеп үтте. Шунлыктан Татарстан башкаласында спортның әлеге төрен үстерү бик әһәмиятле икәнен әйтте. Казан Мэры әлеге юнәлештә оештырылган эш шушы рухта барса, Казан спортчыларының булачак ярышларда уңышлары югары булачагына өмет белдерде.