Бүләкләнүчеләр исемлегендә - Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш кертүче Башкарма комитет хезмәткәрләре.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген республика һәм Казан шәһәренең муниципаль бүләкләрен тапшырды. Бүләкләрне тапшыру тантанасы Казан ратушасында Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе утырышы кысаларында үтте.
Намуслы хезмәте, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен Казан шәһәре Башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Казан шәһәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүгә шактый зур өлеш кертүе өчен Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча ЮХИДИ идарәсе җитәкчесенең урынбасары Рөстәм Ибраһимов “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесенә ия булды.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Казан шәһәренең тышкы төзекләндерү тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Рәис Зәйнетдинов “Казан шәһәре файдасына башкарган фидакарь хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесе белән бүләкләнде.
Моннан тыш, сессиядә «Казанда 2013 елдагы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы» дигән истәлекле медальләр тапшырылды. Әлеге бүләкләр Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗановка, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышевага, «Шәһәр күперләре» МУП директоры Станислав Сорокинга, «Казгражданпроект» институтының генераль директоры Илгиз Шәфиевка һ.б. тапшырылды.