2015 елда шәһәрдәге ял итү зоналарының гомум күләменең яртысыннан күбесен төзекләндерү планлаштырыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). Казан 2014 елда чәчәк ата торган мегаполиска әйләнде. Үткән ел, парклар һәм скверларга карата игътибар бирү ягыннан караганда, бик тә уңдырышлы булды. Бу юнәлештә актив эш Парклар һәм скверлар елында да дәвам итәчәк – шәһәрдәге ял итү зоналарының гомум күләменең яртысыннан күбесен төзекләндерү планлаштырыла. Бу хакта Казан шәһәре Думасының XLI хисап сессиясе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
“Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча Универсиада елында алынган стартны узган елда да киметмәдек”, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, шәһәр өчен барлык ресурсларны да мобильләштерергә мөмкинлек булган, шул исәптән бюджеттан тыш чараларны да, сүз дә юк, парк һәм скверларны реконструкцияләү буенча инициативаларда ТР Президентының актив булышлыгы ярдәм иткән.
“Без ирешелгән дәрәҗәдә генә калмадык, хәтта кайбер юнәлешләрдә үстек тә”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе. Аның сүзләренә караганда, 2014 елда “Горводзеленхоз” хезмәткәрләре “Чәчәк ата торган Казан” проекты кысаларында 4 миллионнан артык чәчәк үсентесе утыртканнар, 2013 елда бу сан 2,5 млн. гына иде.
Шулай ук “Яшел рекорд” проекты кысаларында шәһәр территориясендә 24,3 мең агач, 6,1 мең куаклык утыртылган. Утыртылган агачларның 90%-ы ныгып, үсеп китә алган.
“ТР Президенты булышлыгы белән парк һәм скверларга булган игътибар да үз нәтиҗәсен бирде, шунысы аерым әһәмияткә ия – без аларны реконструкцияләү буенча конкрет эшләргә күчтек”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Әйтик, хисап елында шәһәр паркларына попечительләр советы булдырылды, паркларны төзекләндерү буенча инвесторлар җәлеп ителде. Шәһәрнең төрле почмакларында ял итү зоналары ясалды.
130 шәһәр парклары һәм скверларын карап тоту өчен 23 млн. сум акча билгеләнгән, әмма, шәһәр җитәкчесе сүзләренә караганда, бу гына ял итү зоналарын карап тотуга җитеп бетми. Узган елда паркларны төзекләндерүгә 450 мең сумнан артык бюджеттан тыш акча тотылган. Илсур Метшин “Татнефть”, “Таиф”, “Сетевая компания”, “ЮИТ-дом” компанияләре җитәкчеләренә ял зоналарын яшелләндерү һәм төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде һәм республиканың башка предприятиеләре әлеге эшкә кушылыр дигән өметен җиткерде.
Илсур Метшин парк һәм скверларның үсеш концепциясе әзерләнгәнлеген хәбәр итте, ул ТР Президентына тәкъдим ителәчәк.