Казан Мэры Илсур Метшин Авиатөзелеш районында 80 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасын төзү эшләрен тикшерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). Татарстан башкаласында алда әйтеп үтелгән социаль программаларны, шул исәптән балалар бакчалары төзүгә кагылышлы программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Авиатөзелеш районында 80 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы 1-нче сентябрьгә үзенең ишекләрен ачарга тиеш. Микрорайонда Ак.Павлов-Молодежная урамнары киселешендә урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең төзелеш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.
Эшлекле сәфәрдә шәһәр башлыгы белән бергә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, Капиталь төзекләндерү һәм реконструкцияләү идарәсе җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Казан шәһәре азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» муниципаль унитар предприятиесенең директоры Ирек Мөхәммәтшин, подрядчы компания вәкилләре - «ГрейтСтрой»ҖЧҖнең директоры Владимир Никишов һәм «Казан» ҖЧҖнең директоры Сергей Трифонов, шулай ук балалар бакчасы мөдире Венера Гарипова катнашты. Катнаш төрдәге төзелүче балалар бакчасы Венера Зәкәри кызы җитәкчелек итүче 348-нче номерлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең филиалы булачак.
Проект эскизы буенча, балалар бакчасы җирлегендә заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыгы, 180 кв.м. һәм 144 кв.м. тәшкил итүче 2 уен мәйданчыгы булачак. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2 меңнән артык кв.м. тәшкил итә
Хәзерге вакытта фундамент салу эшләре тәмамланган. Кирпеч өю эшләре башланып киткән. Балалар бакчасы 2015 елның 3 кварталында кулланылышка тапшырылырга тиеш. Шулай итеп, микрорайондагы 80 бала яңа уку елын заманча яңа бакчада каршы алачак.
Илсур Метшин балалар бакчасын төзү эшләре һәм балалар бакчасы мөдиреннән хезмәткәрләр туплау мәсьәләләре белән кызыксынды. Ул төзүчеләрдән төзелеш материалларының ни дәрәҗәдә артуы белән кызыксынды. Төзүчеләр фикеренчә, төзелеш материаллары һәм җиһазлар уртача 20-30%ка кыйммәтләнгән. Ләкин балалар бакчасын кулланылышка тапшыру вакыты үзгәрешсез кала.
Казан Мэры Казанда 2015 елга 20 балалар бакчасы төзү өчен республика бюджетыннан материаль чаралар бүленеп бирелгәнлеген әйтеп үтте. «ТР Президенты карары буенча, икътисад өлкәсендә тотрыксыз хәл күзәтелүгә, бюджетның керем өлеше кимүгә карамастан, барлык программалар да гамәлгә ашырыла», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы микрорайон өчен әлеге объектның ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген әйтеп үтте. «Районда эшләүче балалар бакчалары чиратта торучы нәниләрне кабул итеп бетерә алмый. 1,5 меңнән артык бала чиратта тора. Яңа уку елында сабыйлар яңа балалар бакчасына килсен өчен төзелеш сыйфатын тикшерү, объектны вакытында кулланылышка тапшыру, яхшы белгечләр туплау бик зур әһәмияткә ия», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин һәм җаваплы хезмәтләргә төзелүче объектның сыйфатын тикшереп тору бурычын йөкләде.
Исегезгә төшерәбез, 2015 елда Казанда 3210 урынга исәпләнгән 20 балалар бакчасын төзү эшләре башланды, 375 урынга исәпләнгән 6 балалар бакчасында төзекләндерү эшләре үткәреләчәк һәм 26 балалар бакчасында 600 урынга исәпләнгән өстәмә төркемнәр булдырылачак. Шулай ук шәһәрнең Яңа Савин районында яңа мәктәп һәм Казан хореография училищасы укучылары өчен Большая Красная урамында интернат төзелә.