Проектны тәкъдим итүдә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казандагы элеккеге Шамов сырхауханәсе бинасын реконструкцияләү вариантын күрсәттеләр. Проектны Rixos (Төркия) кунакханәләр челтәре идарәсе советы рәисе Фәттах Таминҗе тәкъдим итте. Проектны тәкъдим итүдә шулай ук Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Компания-инвестор бинаны кунакханә итеп үзгәртергә җыена, анда шулай ук конференц-зал, спа-комплекс, рестораннар һәм кибетләр урнашачак. Шамов сырхауханәсенең тышкы кыяфәте сакланып калачак.
Рөстәм Миңнехановка катларны, вестибюльне реконструкцияләү вариантлары, конференц-зал үзгәрешләре күрсәтелде. Музей өчен билгеләнгән бүлмәләр дә бар, анда Шамов сырхауханәсе тарихы турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук ландшафт эшләре уздырылачак.
Татарстан Президены тәкъдим ителгән проектны хуплады. Ул Казан Мэры Илсур Метшинга шушы мәсьәләне, проектны киләчәктә гамәлгә ашыруны тикшереп торырга кушты, дип хәбәр итә ТР Президендының матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова билгеләп үткәнчә, башта бинаны һәм аның тирәсендәге территорияне тикшереп чыгарга кирәк.
Моннан тыш, компания-инвестор Казанның Некрасов урамында урнашкан мәйданчыктагы проектны да гамәлгә ашырырга тели. Рөстәм Миңнеханов шушы мәйданчыктагы проект вариантларын тапшырырга тәкъдим итте. Аларны киләчәктә өйрәнеп нәтиҗәләр чыгарырга кирәк, диде.