Шатлыклы вакыйга белән сабыйларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казанның Киров районындагы Залесный бистәсендә “Гөрләвек” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы ачылды, ул 220 урынга исәпләнгән. 82-нче номерлы балалар бакчасы ачылышы белән балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогик коллективны Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова, Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов, шулай ук “ГрэйтСтрой” ҖЧҖ подрядчы компаниясенең генераль директоры Владимир Никишов котладылар.
Гомуми мәйданы 10 мең квадрат метрдан артык булган балалар бакчасы территориясендә зур спорт-уен мәйданчыгы төзелгән, ә балалар бакчасы үзе 4,2 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданны алып тора. 220 балага үз ишекләрен ачкан “Гөрләвек” балалар бакчасында музыка һәм спорт заллары, методик кабинет, медицина блогы, татар һәм инглиз телләрен өйрәнү өчен кабинетлар бар.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең җитәкчесе Раушания Галимҗанова сүзләренә караганда, конструкцияләү, модельләштерү һәм тикшеренү эшләрендә катнашу нигезләрен өйрәнү ярдәмендә балаларны интеллектуаль яктан үстерү – балалар бакчасының өстенлек юнәлешләренең берсе булып тора.
Интеллектуаль дәресләрдән кала, балалар бакчасында “Яшь рәссам” түгәрәген, “Талант” театраль студиясен, “Мин инглиз телен өйрәнәм” телләр өйрәнү студиясен, “Гөрләвек” хореографик студиясен һәм “Спортикус” спорт түгәрәген ачу планлаштырыла. Килгән кунаклар каршында балалар үзләренең җыр, бию, шигырь сөйләү кебек талантлары ягыннан сәләтләрен күрсәттеләр.
Әлеге көтеп алынган бәйрәм белән барлык җыелган кунакларны да Илсур Метшин котлады. “Яңа кояшлы көнне шушындый шатлыклы вакыйгадан башлау үзе рәхәт”, - дип билгеләде ул, балалар һәм аларның бәхетле киләчәге – тормышның мәгънәсе, диде.
Казан Мэры 4,5 ел эчендә “Сәламәтлек бишьеллыгы” программасын тормышка ашыру кысаларында башкалада 88 яңа балалар бакчасы ачылганлыгын ассызыклап үтте, әлеге мөмкинлек өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Аерым рәхмәт сүзләрен шәһәр җитәкчесе төзүчеләр адресына юллады, шулай ук Илсур Метшин коллективның профессиональлеген билгеләп үтте, алар педагогик коллективка яңа көч һәм илһам бирер дигән өметен җиткерде.
Ачылыш хөрмәтенә Илсур Метшин балалар бакчасына спорт кирәк-яраклары алыр өчен сертификат һәм сабыйларга торт тапшырды.