Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында кичен Казанның тарихи үзәгендә төзелеш эшләре алып бару мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче комиссиянең утырышы булды. Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә узган комиссия утырышында 17 объект каралды. 12 проект эше карау өчен ТР Президентына тапшырылды, 3 объект эшләп бетерелергә кире бирелде, 1 проект тагы бер кат карау өчен калдырылды, бер проект кире кагылды.
Утырышта ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова, “Казан Башкарма комитетының “Иске шәһәр” префектурасы” территориясе префекты Марат Усманов, Казан Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең проектлар һәм шәһәр дизайнын карау бүлеге җитәкчесе Жанна Белицкая, шулай ук шәһәрнең алдынгы архитекторлары катнаштылар.
Расланган тәкъдимнәр арасында Петербург ур., 25 адресы буенча урнашкан сәүдә-кунакханә комплексы төзелеше проекты бар иде. Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, күп функциягә ия булган бина урамның архитектур кыяфәтенә туры килеп торачак. Шулай ук Ульянов-Ленин ур., 40 адресы буенча урнашкан торак йорт төзелеше дә расланды.
Шулай ук комиссия әгъзалары Пушкин ур., 26 адресы буенча урнашкан 5 катлы апарт-отель һәм Бутлеров урамы буенча урнашкан 131-нче номерлы лицей бинасына янкорма төзелеше проектын да хупладылар.
Һ.Такташ урамындагы офис комплексы төзелеше проекты буенча берничә кисәтү булды. Эш шунда ки, проект буенча объект Кабан күленең яр буенда урнаша, архитекторлар исә комплексны төзү белән халык өчен Кабан күле яр буе кызыксынуы бетәр дип борчылалар. Татьяна Прокофьева ышандырганча, әлеге зонаның рекреацион функцияләрен саклап калу каралган, төзүче комплекс территориясендә масштаблы күләмдә яшелләндерү үткәрергә планлаштыра. Территорияне төзекләндерү идеясен Илсур Метшин да хуплады.
Шулай ук Әхтәмов ур., 4 административ бина төзелешен һәм офис өчен төзелә торган Әхтәмов ур., 4 бинасы төзелешенең проектларын комиссия әгъзалары эшләп бетерергә куштылар. Проектлар тышкы архитектура күренеше ягыннан сорау тудырган.