Университетны танылган галимнәр, спортчылар, шулай ук илнең алдынгы югары уку йортлары студентлары котладылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). Бүген Казан федераль университеты үзенең 210 еллык юбилееның тантанасын “Татнефть-Арена” боз сараенда уздырды. Әлеге истәлекле вакыйга белән студентларны, укытучыларны һәм Татарстанның алдынгы югары уку йортының чыгарылыш студентларын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, шулай ук КФУны тәмамлаган шәхесләр: РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, Россия Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Василий Лихачев һәм Ильдар Гыйльметдинов һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин катнаштылар.
Бәйрәм тантанасында 5 меңләп тамашачы ктанашты, экраннардан университетны танылган галимнәр, спортчылар, шулай ук илнең алдынгы югары уку йортлары студентлары котладылар. Бәйрәм программасы Идел буе федераль округының җыелма хоры һәм ТР халык артисты Эдуард Трескин башкаруындагы студентлар гимны астында университет әләмен күтәрүдән башланып китте.
Концерт программасы үз эченә югары уку йортының тарихи моментларын алды: ачылу тарихы, биредә белем алган кешеләр, тарихи вакыйгалар ассызыкланды. Шулай ук КФУ хезмәткәрләренә РФ Президенты карары белән рәхмәтләр белдерелде, моннан кала, Татарстан Президенты Боерыгы белән кайбер мөгаллимнәр билгеләнеп үтте.
Университет юбилее белән КФУ хезмәткәрләрен, студентларны һәм аны тәмамлаганнарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. «Казан федераль университеты - Татарстан горурлыгы гына түгел. Ул Россия Федерациясенең әйдәүче уку йортларыннан берсе, - дип белдерде ул. – Минемчә, КФУ дөньяның әйдәүче югары уку йортлары йөзлегенә керү бурычын үти алыр иде».
«Мин сезнең белән горурланам, сез – республикадагы иң яхшы кадрлар, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Һәм мин ышанам ки, республиканың чәчәк атуы сезнең югары уку йортының чәчәк атуы белән бергә барачак».
Илсур Метшин да теләкләргә кушылды. “Без үзебезнең университет һәм аның тарихы белән горурланабыз, без үзебезнең мөгаллимнәргә рәхмәтлебез. Казан безнең өчен икенче туган йортыбызга әйләнде, без барыбыз да монда белем алыр өчен килдек һәм әлеге гүзәл шәһәрдә яшәргә һәм эшләргә дип калдык”, - дип билгеләде Мэр меңләгән студентлар исеменнән.
Шәһәр җитәкчесе югары уку йорты креатив ректордан уңганлыгын билгеләп үтте. “Безнең ректорыбыз бик тә креатив! Шундый ректор һәм студентлар булганда, безнең университетны зур киләчәк көтүенә бер шигем юк”, - диде Илсур Метшин.