Илсур Метшин юл хезмәтләренә тротуарларны чистартуга аерым игътибар бирергә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Кыш башланганнан бирле Казан юлларыннан 7,5 мең тонна, шул исәптән узган атнада 5 мең тонна кар чыгарылган. Кышын юл хезмәтләре эше турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары – Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләде.
РФ Гидрометеорология үзәге мәгълүматына караганда, кыш башланганнан бирле Казанда 7 мм явым-төшем булган (норма – 38 мм). Шуңа карамастан, махсуслаштырылган кар чистарту техникасы паркы тулы әзерлектә, дип билгеләде И.Куляжев. Бүгенге көндә юлларны карап тоту эшләре штат режимында алып барыла. “Тәүлегенә 390 техника берәмлеге чыга, машиналар йөрү өлешен чистарту һәм юллардан карны чыгару эшләре башкарыла. Травматизм очракларын булдырмас өчен, тротуарларны, тукталыш мәйданчыкларын һәм машиналар кереп тору урыннарын чистарту эше оештырылган. Аларны чистарту эшенә көн саен 25 техника берәмлеге һәм 460 эшче чыга”, - дип хәбәр итте Игорь Куляжев.
Казан Мэры Илсур Метшин фикеренчә, узган атнада яуган кар юл хезмәтләренең эшкә яраклылыгын күрсәтте. “Алгоритм булдырылган, техника тулы әзерлектә. Быел “Буран” махсус операцияләреннән башка булдыра алырбыз дип ышанасы килә. Тротуарларны чистарту эшенә аерым игътибар бирергә кирәк”, - диде Мэр һәм район башлыкларын, предприятиеләр җитәкчеләрен әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кушты.