Казан Башкарма комитетында биш яңа хезмәткәргә таныклыклар тапшырдылар
Казан Мэры Илсур яшь хезмәткәрләрне эшкә урнашулары белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). Бүген шәһәрнең Башкарма комитетында биш яңа килгән хезмәткәргә таныклыклар тапшырдылар. Казан Мэры Илсур яшь хезмәткәрләрне эшкә урнашулары белән тәбрикләде һәм уңышлар теләде.
Таныклыклар Башкарма комитет Аппаратының финанс тәэмин итү һәм бюджет вәкаләтләрен үтәү бүлегенең бухгалтеры Рената Баталова, контроль һәм исәп-хисап палатасының бюджет акчасын тотуны контрольгә алу бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Анастасия Гайнцева, Киров һәм Мәскәү районнары Администрациясенең юридик бүлек юрисконсультанты Инна Посконина, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының хокук тәэмин ителеш бүлеге юрисконсульты Ильяс Сабирҗанов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының муниципаль җир контроле бүлегенең икенче категория эксперты Марсель Шаһивәлиевка тапшырылды.
“Командабызга рәхим итегез! Коллективыбызның лаеклы әгъзалары булырга, профессиональ белем һәм күнекмәләр үзләштерергә телибез, тәҗрибәле хезмәттәшләрегездән өйрәнегез. Иң мөһиме – кешеләргә хезмәт итәргә өйрәнү, без алар өчен эшлибез”, - диде шәһәр җитәкчесе.