Ведомство коллективын җиңү белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). “Торак-коммуналь хуҗалык һәм тышкы төзекләндерү буенча шәһәр программаларын тормышка ашыру буенча техник күзәтү хезмәте” МУП сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреаты булды. “Техник күзәтү хезмәте” МУП коллективын җиңү белән эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
“Дүшәмбе иртәсен яхшы яңалыклардан башлау рәхәт. Әлеге бәйгедә конкурентлык көчле: Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән беррәттән аңарда халкы 100 меңнән артык булган 300-ләп эре шәһәр катнашты. Техник хезмәт күрсәтү хезмәтен лаеклы җиңүләре белән тәбриклибез. Дипломны Хөкүмәт Рәисенең тапшыруы да әһәмиятле”, - дип билгеләде Мэр.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, ведомствоның эш тәҗрибәсе башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора. “Идел буе шәһәрләре ассоциациясе кысаларында муниципалитетлардан булган хезмәттәшләребезне кызыксындырган юнәлешләрнең берсе – техник һәм контроль хезмәтләрнең эше. Бүгенге көндә без торак йортларны, социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау, шәһәр, республика һәм федераль программаларны үтәүне әлеге ведомстволар эшләреннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бу безгә бюджет акчасын нәтиҗәле файдаланырга һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын контрольдә тотарга ярдәм итә. Әлеге җиңү аларга яңа бурычларны үтәүдә көч бирәчәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.
Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе ел саен конкурс нигезендә продукция һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә билгеле бер нәтиҗәләргә ирешкән, аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, югары нәтиҗәле менеджмент ысулларын куллануга өлеш керткәне өчен бирелә.