Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче декабрь). Татарстанның “Бәхетле” супермаркетлар челтәре Түбән Новгородта үзенең беренче кибетен ачты.
Ачылыш тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, Түбән Новгородның башлыгы Олег Сорокин, "Бәхетле-1” ҖЧҖ генераль директоры Мөслимә Латыйпова, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалеев һәм башка рәсми затлар катнаштылар.
Супермаркет Казан шоссесындагы “Фестиваль” сәүдә үзәгендә урнашкан. Кибетнең гомуми мәйданы 5 мең кв.метрдан күбрәк, шуның 2,4 мең кв.метры сәүдә залына бирелгән, калган өлешләрендә җитештерү цехлары урнашкан.
“Бәхетле” киштәләрендә 40 меңнән артык азык-төлек тәкъдим ителгән, шуларның 1200-е – Татарстан челтәренең үзе җитештергән продукция. Эксклюзив Европа товарларыннан кала, ритейлер сатып алучыларга татар милли ризыкларын, хәләл продукция, диетик ризыклар һәм авторлык десертларын тәкъдим итә. Моннан кала, кибеттә танылган Түбән Новгород җитештерүчеләренең продукциясен дә алырга мөмкинлек булдырылган.
Түбән Новгородта яңа “Бәхетле” супермаркеты челтәрен ачу 290 кешене эш урыннары белән тәэмин иткән. Исегезгә төшерәбез, Казан челтәренең филиаллары Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама, Новосибирск һәм Барнаулда бар. Компаниянең штатында биш меңнән артык кеше исәпләнә.