Россия Президенты Федераль собраниега Еллык юллама белән чыгыш ясый
Чакырылган рәсми затлар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче декабрь). Россия Президенты Владимир Путин бүген Федераль собраниега мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Ил башлыгының еллык юлламасына меңнән артык хакимият, җәмәгатьчелек һәм ММЧ вәкилләре чакырылган. Чакырылган рәсми затлар арасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин да бар.
“Юллама Кремльнең Георгиевский залында 12.00 сәгатьтә 1100 чакырылган кеше каршысында яңгыраячак. Болар – Федерация Совет әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары мәхкәмә, губернаторлар корпусы җитәкчеләре, Федерация субъектларының законнар җыелмаларының рәисләре, традицион конфессия башлыклары, җәмәгать эшлеклеләре, шул исәптән төбәкләрдәге иҗтимагый палаталар җитәкчеләре, зур массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре”, - диелә Кремль сайтында бастырылган хәбәрдә.