Казан Мэры Гаврилов урамындагы боз аренасы булган спорткомплекс төзелешендә халык фикерен дә исәпкә алырга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче декабрь). Казанда спорт инфраструктурасын булдырган вакытта, халык үзләре яшәгән урын буенча спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, бөтен шартлар да булдырылырга тиеш. Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шәһәрнең Яңа Савин районында урнашкан Гаврилов урамындагы 26-нчы номерлы торак микрорайондагы боз аренасы булган күпфункцияле комплексның төзелеш барышын караган вакытта шундый фикер җиткерде.
Мэр белән бергә эшлекле сәфәрдә төзелеш мәйданчыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, төзелеш һәм проект ясый торган компания вәкилләре катнашты.
Боз сарае төзелеше мәйданчыгына капсула урнаштыру агымдагы елның август аенда булган иде. Объект шәһәрдәге унынчы хоккей сарае һәм уникенче боз мәйданчыгы булачак. Боз сарае микрорайон халкы өчен көтеп алынган мәйданчык булып тора: халык объектның төзелешен 30 елга якын көтте. Микрорайон территорииясендә 48 торак йорт бар, биредә 9 меңнән артык кеше яши. Территориядә 3 балалар бакчасы, 3 мәктәп һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге бар. Әмма якында гына бер генә спорт объекты да юк. Шулай итеп, боз сараенының барлыкка килүе микрорайон халкы өчен спорт инфраструктурасы проблемасын чишәчәк.
Мәйданчыктагы төзелеш эшләре тулы көчкә бара, башкалага килгән салкыннар да моңа киртә булып тормый. “Бүгенге көндә объектта җир белән бәйле булган эшләр тулысынча тәмамланган, фундамент салынган, коммуникацияләр үткәрелгән. Хәзерге вакытта металл конструкциясен монтажлау тәмамланып килә”, - дип сөйләде Азат Нигъмәтҗанов.
Түбәсе ябылган ясалма бозлы шугалактан кала гомуми мәйданы 5,8 мең кв.метр булган сарайда хоккей мәйданчыгы, тренажер залы, ярдәмче биналар урнаштырылачак. Тамаша залы 200 кешегә исәпләнгән.
“Боз сараенда мөмкин кадәр күбрәк спорт төрләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге булдыру мөһим: хоккей, фигуралы һәм массакүләм шуудан кала, атлетика, аэробика, көнчыгыш көрәш, фитнес белән шөгыльләнер өчен дә заллар булырга тиеш. Бинаның һәр участогын спортның берәр төренә яраклаштырырга кирәк, ветераннар өчен шахмат уйнарга да почмак булдырып була”, - дип фикерен җиткерде шәһәр җитәкчесе.
Боз сараен киләсе елның көзенә төзеп бетерү планлаштырыла. Казан Мэры микрорайон халкын да әлеге эшкә җәлеп итәргә кушты – биредә яшәүче халык әлеге өлкәдә булган фикерләрен җиткерсеннәр иде. “Халык 2015 елның көзендә спорт объектын тапшыруны көтә. Әмма сыйфатка зыян килергә тиеш түгел – тышкы яктан да, эчке яктан да спорт зоналары һәм мәйданчыклар максималь күләмдә булырга тиеш. Спорт сараеның һәр почмагы халыкка максимум хезмәт күрсәтергә тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.