Өч полосалы юл шәһәрнең Киров һәм Яңа Савин районнары арасындагы автомобиль агымын киметәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Серов урамындагы Восход һәм Ленская урамнары арасындагы участокта икеяклы хәрәкәт ачылды. Өч полосалы юл шәһәрнең Киров районыннан Яңа Савин районына хәрәкәт иткән вакытта автомобиль агымын киметәчәк. Яңа юл участогын Казан Мэры Илсур Метшин карады.
Эксплуатациягә тапшырганнан соң, участок үзара Большая Крыловка һәм Восход урамнарын тоташтырды. Ленская урамы буенча хәрәкәт иткән вакытта автомобильчеләр, Краснококшайск урамын үтеп китеп, уңга борыла ала, һәм Баруди урамы белән чатка чыга ала. “Юлның әлеге участогы буенча безгә күп мөрәҗәгатьләр килде. Серов урамында юл ачып, без Зур Казан боҗрасын Коләхмәтов урамы белән тоташтыруга ирештек. Инде хәзер хәрәкәтне шактый гына бушаттык, аеруча да Ш.Усманов урамында”, - дип җиткерде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов.
Яңа юл участогының озынлыгы 467 метрны тәшкил итә. Биредә юлның машиналар йөри торган өлешен, тротуарларны төзекләндерделәр, яңгыр сулары өчен канализацияләрне куйдылар. Участокта ут баганалары урнаштырылды. Планда – видеофиксация системасын урнаштыру.
Илсур Метшин, Серов урамындагы юл күптән түгел генә ачылуына карамастан, хәрәкәтнең биредә актив булуын билгеләп үтте. “Әле час пик вакыты түгел, әмма биредәге хәрәкәтнең актив булуы сизелә. Бигрәк тә автомобиль хуҗаларының шәһәр буенча хәрәкәт өчен төрле вариантлары булуы мөһим. Әлеге юл участогы тагы шул ягы белән дә әһәмиятле, Киров районы актив рәвештә төзелүен дәвам итә, биредә зур күләмдә яңа торак сафка басачак”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.