Очрашуда шәһәр башлыгы адресына төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать җибәргән 8 кеше катнашты. Казанлыларны шәһәрне төзекләндерү, мәгариф учреждениеләре инфраструктурасы үсеше, шулай ук халыкның аерым бер катламына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре борчый.
Гражданнарны кабул итү “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясен оештыруга 13 ел тулу уңаеннан Гражданнарны кабул итүнең бердәм көне кысаларында уздырылды. Шәһәр җитәкчесе Илсур Метшин проблемалар мөмкин булган кадәр хәл ителәчәк дип ышандырды.