Казанда беренче мәртәбә барлык муниципаль корылмаларны инвентаризацияләү буенча эш башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче декабрь). Казанда беренче мәртәбә барлык муниципаль корылмаларны инвентаризацияләү буенча эш башланды. Аның барышында 2,5 мең фатир тикшерелгән һәм 85 буш торак ачыкланган. Авария хәлендәге йортлардан гражданнарны шунда күчерү планлаштырыла, дип хәбәр итте Казан Мэрының коррупция каршы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наил Галеев.
Наил Галеев сөйләп узганча, әлеге эчке эшләр органнары хезмәт тикшерүен үткәрү барышында 3 муниципаль фатирны социаль найм килешүләре белән законсыз рәвештә рәсмиләштереп, алга таба хосусыйлаштыру һәм сату фактлары ачыкланганнан соң башланган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ Җинаять кодексының 159-нчы маддәсе буенча 3 җинаять эше ачылган. Шәһәр торагын законсыз рәвештә үзләштерүне булдырмау максатыннан, барлык муниципаль торак бүлмәләрне комплекслы инвентаризацияләү үткәрү турында карар кабул ителгән.
Казан Мэры ярдәмчесе инвентаризациянең максаты буш муниципаль торак бүлмәләрне, төгәллек кертелмәгән милекне, гражданнарның законсыз яшәү фактларын ачыклау, шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычны мөмкин булган кадәр бетерү дип билгеләде. “Казан Башкарма комитеты тарафыннан Казанның муниципаль торак фондыннан файдалану һәм аны саклауны контрольгә алу комиссиясен булдыру турында карар чыгарылган, аның составына Торак-коммуналь хуҗалык комитеты, Торак сәясәте идарәсе, районнар администрацияләре, идарәче оешмалар, бердәм исәп-хисап үзәге һәм полиция бүлекләреннән вәкилләр керде”, - дип хәбәр итте Наил Галеев.
Аның сүзләренә караганда, тикшерү барышында торак-коммуналь хезмәтләр өчен зур бурыч булган, яллаучы ялгыз яшәгән, теркәлгән гражданнар булмаган яисә шәхси исәп-хисап счеты ябылган торакка аерым игътибар бирелә.
Мондый инвентаризацияләүнең Казанда беренче тапкыр үткәрелүенә карамастан, ул үз нәтиҗәләрен биргән: беренче этапта комиссия тарафыннан 2,5 мең муниципаль торак тикшерелгән. Нәтиҗәләр буенча 85 буш торак бина ачыкланган, аларга авария хәлендә дип табылган гражданнарны күчерү планлаштырыла. “Ачыклана торган биналарның күбесе – 78 – канәгатьләндерерлек булмаган техник хәлдә. Аларны ремонтлау өчен шәһәр бюджетыннан беренче мәртәбә 6,2 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән”, - дип билгеләде Наил Галеев.
Шулай ук гражданнар законсыз рәвештә яшәп яткан 50 корылма ачыкланган. Шул ук вакытта 42 очрак буенча гражданнарны аннан чыгару турында исклар бирелгән, калган 8-е буенча документлар җыю эше алып барыла. 15 иск буенча казыйлар Башкарма комитет файдасына хәл иткән. Шулай ук инвентаризацияләү чорында милекне законсыз үзләштерү очраклары да ачыкланган.
“Бурычлары 6 айдан артыграк булган фатирлар буенча эш алып барыла. Фатирны яллаучылар һәм аның белән яшәүче гаилә әгъзалары бу вакыт аралыгында җитди сәбәпсез түләмәгән очракта, аларны торактан чыгаруга кадәр исклар тапшырылырга мөмкин”, - дип кисәтте Казан Мэры ярдәмчесе һәм инвентаризацияләү эшенең дәвам иткәнен билгеләде.
Башкарма комитеты Җитәкчесе Денис Калинкин эчке эшләр органнарына инвентаризация эшенә этәргеч биргән хезмәт тикшерүе өчен рәхмәтен белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин боларның инвентаризация эшендә әлеге беренче адымнар булуына ышанычын белдерде. Эшне районнар башлыклары белән дәвам итәргә кушты.