Илсур Метшин Евразия шәһәрләре башлыкларына Казан үсеше перспективалары хакында сөйләде
Кытайның Хайкоу шәһәрендә Мэрларның дүртенче Азия форумы узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген Кытайның Хайкоу шәһәрендә узган Мэрларның дүртенче Азия форумы Башкарма советының Генераль ассамблеясында Казанны тәкъдим итте.
Форум катнашучылары – Евразия шәһәрләре башлыклары – каршындагы үз чыгышында Илсур Метшин Татарстан башкаласы үсеше перспективалары, республиканың икътисади казанышлары һәм Казанның туристик мөмкинлекләре хакында сөйләде. Шәһәр башлыгы “Иннополис” шәһәрен төзү, “Алабуга” аерым икътисади зона үсеше һәм “Смарт Сити Казан” проектын гамәлгә ашыру кебек проектларга аерым тукталды.
Татарстан башкаласы җитәкчесе Казанның елдан-ел популяр булуы, “яшьләр өчен магнит”ка әйләнүен билгеләде. “Белем алу өчен яхшы шартлар, эчтәлекле мәдәни тормыш, заманча инфраструктура, хакимиятнең ачык булуы һәм халкыбыз кунакчыллыгы шәһәребезне Евразиядә конкурентлыкка сәләтле шәһәрләрнең берсен итте”, - дип ассызыклады И.Метшин.
Ахырда ул киләсе Мэрларның Азия форумын ТР башкаласында үткәрү тәкъдиме белән чыгыш ясады.
Форум катнашучыларының очрашу темасы итеп “Инновацион икътисад: Азия шәһәрләре һәм җирле хакимиятнең роле” булды.