Утырыш барышында катнашучылар Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең 2013-2014 еллларга исәп-хисабы һәм 2015 елга программа белән таныштылар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы ноябрь). Кытайның Хайкоу шәһәрендә бүген тәмамланган “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият” бөтендөнья советы утырышы шәһәр үсешенә кагылышлы проблемалар буенча тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы мәйданчык булды. Утырышның нәтиҗәләре турында Казан Мэры Илсур Метшин шундый нәтиҗә ясады. Татарстан башкаласы җитәкчесе рәислегендә узган очрашу кысаларында Евразия шәһәрләре мэрлары муниципальара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар һәм Татарстан һәм аның башкаласы белән хезмәттәшлекккә кызыксынуларын белдерделәр.
Бөтендөнья советы утырышында чыгыш ясаганда, Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият сопрезиденты Илсур Метшин катнашучыларны сәламләде һәм әлеге чараның әһәмиятлелеген билгеләп үтте.
Казан Мэры Евразия бүлегенең нәтиҗәлелеген билгеләп үтте. Оешма әгъзалары инициативасы буенча беренче тапкыр дөнья практикасында шәһәрләрнең халыкара активлыгы буенча рейтинг төзелүен һәм әлеге бәяне билгеләү буенча объектив критерийлар әзерләнүен билгеләп үтте. Беренче рейтинглар 2014 ел нәтиҗәләре буенча дөнья күрәчәк.
ТР башкаласы Мэры үзенең чыгышы азагында Евразия бүлекчәсенең роле иң төп капиталның – аграр, сәнәгать һәм финанс яктан өстен булган кешенең – куллануның технологияләрен үстерүдә, дип билгеләп үтте.
Утырыш барышында катнашучылар Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятнең 2013-2014 еллларга исәп-хисабы һәм 2015 елга программма белән таныштылар.
Чараның нәтиҗәләрен чыгарганда, Илсур Метшин шәһәрләрнең проблемаларны чишкәндә җирле үзидарә рольләре һәм аларның лидерлары турында фикер алышканда утырышның катнашучылары муниципальара хезмәттәшлекнең зарурилыгы турында билгеләп үттеләр.
Ул шулай ук Хайкоу шәһәрендә Казанга киләсе елда Татарстан башкаласында үтәчәк Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын тәкъдим итү мөмкинлеге булганлыгын да билгеләп үтте.
Казан Мэры Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимият утырышының нәтиҗәләрен уңай бәяләде, барлык катнашучыларның да хезмәттәшлек буенча кызыксынулары барлыгын җиткерде. “Казан алга таба да үзен актив рәвештә алдынгы планда барырга һәм үз кызыксынуларын халыкара аренада тәкъдим итәргә тиеш”, - дип җиткерде И.Метшин.