Бәйгедә шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләгән предприятиеләр һәм оешмалар, бизнес-җәмәгатьчелек һәм казанлылар катнаша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). 1-нче декабрь көнне Казанда “Казан утлары” исеме астында яңа ел бәйрәменә бизәлеш конкурсына старт биреләчәк. Бәйгедә шәһәребезне төзекләндерүгә үз өлешен кертергә теләгән предприятиеләр һәм оешмалар, бизнес-җәмәгатьчелек һәм казанлылар катнаша алачак. Конкурста катнашу шартлары турында бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, шәһәр мохитен яңа ел бәйрәменә бизәү бәйгесе онытылмаслык бәйрәм атмосферасы булдырырга һәм туристларны җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. “Европа шәһәрләренең бәйрәмгә бизәлеш үрнәкләре һәммәбезгә мәгълүм. Аларның бизәлешендә җирле традицияләр һәм бизәү сәнгатенең заманча тенденцияләре чагылыш тапкан. Әмма дөньяның бер генә шәһәре дә бу мәсьәләне муниципалитет көче белән башкарып чыга алмый. Бәйгегә предприятиеләр-оешмалар, бизнес-җәмәгатьчелек һәм казанлыларны җәлеп итәргә телибез. Конкурс катнашучыларга кунакчыллыгын күрсәтергә ярдәм итәчәк”, - дип билгеләде Иван Кузнецов.
Бәйге хакындагы барлык мәгълүмат www.kazanlights.ru сайтында урнаштырылган, биредә теләге булган һәркем заявка тутырып, үз объекты бизәлешенең фотографиясен йөкләп калдыра алачак. Җиңүчеләрне халык тавыш биреп сайлаячак. Нәтиҗәләр чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү киләсе елның февраль аена билгеләнгән.
Илсур Метшин фикеренчә, шәһәрне яңа елга бизәү кунакларны һәм туристларны лаеклы итеп каршыларга мөмкинлек бирәчәк. Шәһәр башлыгы районнар башлыкларын, төзекләндерү предприятиеләрен Икътисади үсеш комитеты белән берлектә эшкә активрак кушылып катнашырга чакырды.