“Turkvision” икенче Халыкара төрки телләрдә башкаручылар телевизион җыр конкурсының финалы “Татнефть-Арена” боз сараенда узды.
Бәйгенең телетрансляциясе дөньяның 40-тан артык илендә алып барылды. Алдан алынган мәгълүматка караганда, тамашачылар саны 100 миллионлап кеше тәшкил иткән. “Бик кызыклы проект. Төрки илләр арасында үтә торган Евровидение. Искиткеч чара”, - диде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, Евровидение аналогы булган “Turkvision” фестивале мәйданчыгы 25 эстрада башкаручысын һәм коллективын берләштерде. Татарстан Республикасын әлеге бәйгедә 26 яшьлек Зәй егет Айдар Сөләйман тәкъдим итте. Ул бәйгедә лаеклы икенче урын яулады. Җиңүче дип Казахстаннан Жанар Дугалова табылды.