Депутатларга 9 мәсьәлә карап тикшерергә туры киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче ноябрь). 27-нче ноябрь көнне Казан шәһәре Думасының XXXIX сессиясе була. Бу хактагы боерыкны Казан Мэры Илсур Метшин имзалады. Шәһәр Мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сессия эше 13.00 сәгатькә планлаштырылган. Утырыш Казан ратушасында узачак.
Депутатларга киләсе мәсьәләләрне карап тикшерергә кирәк булачак:
Казан шәһәренең 2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга социаль-икътисади үсешен фаразлау турында.
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм планлы чор 2016 һәм 2017 елларга бюджеты турында.
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең 2014-2016 елларга муниципаль милкен хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре районнары администрацияләре турындагы нигезләмәләргә үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Аппараты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
Казан шәһәренең Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында
Төрлесе.
Фото president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.