Балаларны һәм аларның әти-әниләрен көтеп алынган вакыйга белән Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь). Бүген Казанның Идел буе районында “Жемчужинки” дип исемләнгән катнаш төрдәге 94-нче номерлы балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ачылышы белән балаларны һәм аларның ата-аналарын Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин котлады.
Тантаналы чарада Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, шулай ук Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнаштылар.
Җиңү проспекты, 19б адресы буенча ачылган балалар бакчасы 120 балага исәпләнгән, бүгенге көндә ул тулысынча комплектацияләнгән. Балалар бакчасы җитәкчесе Инна Прошагина сүзләренә караганда, аның гомуми юнәлеше – балаларны социаль-шәхси планда үстерү. Балалар бакчасы “Сообщество” мәгариф программасы буенча эшләячәк, бу аның үзенчәлеге булып тора. Әлеге программаның фәлсәфәсе гуманистик принципларга нигезләнгән, ул һәр баланың шәхси үсешенә хокук булдыруга юнәлдерелгән.
Бәйрәм концертында сабыйлар килгән кунакларга үзләренең талантларын – җыр һәм биюләрен тәкъдим иттеләр, шигъри юллар белән район администрациясенә рәхмәт белдерделәр.
Илсур Метшин балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны әлеге көтеп алынган вакыйга белән котлады.
Балалар бакчасы җитәкчесе, сабыйларның һәм аларның әти-әниләренең хыялларын тормышка ашыруда булышуы өчен, Илсур Метшинга рәхмәт белдерде. “Безнең бакчада һәрбер балага җылы, уңайлы һәм рәхәт булачак дип ышандырабыз”, - диде Инна Прошагина.
Бәйрәм азагында Казан Мэры балаларга сәламәт булуларын һәм әти-әниләрен, педагогларны сөендереп үсүләрен теләде. Шәһәр җитәкчесе бәйрәм уңаеннан торт һәм спорт җиһазлары алу өчен сертификат тапшырды.