Казан Мэры рестораторлар һәм отельерлар белән туристик эшмәкәрлекнең перспективалары һәм проблемалары турында фикер алышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Татарстан башкаласы яңа туристик рекордлар куюын дәвам итә. Бу елның нәтиҗәләре буенча Казанга 1,8 млн. кеше килгән, киләсе елда әлеге санны 2,5 миллионга кадәр күтәрергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин туристик тармак каршына шундый бурыч куйды. “Рамада” отеленда узган эшлекле очрашуда шәһәр җитәкчесе алдынгы рестораторлар һәм отельерлар белән туристик эшмәкәрлекнең перспективалары һәм проблемалары, Яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм 2015 елда булачак Дөнья чемпионаты вакытында кунакларны кабул итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанга туристларның күпләп килүе Яңа ел бәйрәмнәренең каникул көннәренә туры килә.
“Казан Ривьерасы”ның коммерцияле директоры Елена Войтко сүзләренә караганда, Яңа ел бәйрәмнәре чорында, вакыйгалы чараларның санын күбәйтеп, туристлар агымын арттырырга мөмкин. Күпләр әлеге фикер белән килеште, чөнки Казанда кышкы урам йөрүләре һәм ярминкәләр киң таралыш алмаган, алар ярдәмендә гади Россия туристын җәлеп итеп булыр иде. Мэр ярминкәләр оештыру идеясен хуплады һәм аны Мәрҗани урамында оештырырга тәкъдим итте.
Туристик эшмәкәрлек вәкилләре сүзләренә караганда, шәһәрдә боз шәһәрчекләре дә аз, алар шәһәр халкында гына түгел, килгән кунакларда да зур кызыксыну уяталар. Бу елда традиция буенча боз сарае “Әкият” курчак театры янында барлыкка киләчәк, шулай ук “Казан-Арена” стадионы янында иң зур шугалак ясалачак.
Туристик автобусларга паркинглар булмавы да шәһәр инфраструктурасындагы әһәмиятле вакыйгаларның берсе булып тора, әлеге проблема белән еш кына шәһәр кунакханәләренә дә очрашырга туры килә.
Очрашуда катнашучылар Казанның турпродукт буларак формалашуын билгеләп үттеләр, әмма әлеге продукт республикадан читтә дә “рекламалауга” мохтаҗ.
Туристик базарда шәһәрне популярлаштыру тоткарлана. Туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты директоры Евгения Лодвигова билгеләп үткәнчә, тиздән Казанның брендинг концепциясе өстендәге эш ахырына якынлаша, аны эшләүгә Британиянең югары дизайн мәктәбе белгечләре җәлеп ителгән иде. Моннан кала, декабрьдә җәмәгатьчелеккә туристик порталның яңа версиясе тәкъдим ителәчәк, аның төп максаты булып Казанга медиа-киңлектә туристларны җәлеп итү тора.
Кунакчыллык тәҗрибәсен Казан 2015 елгы Спортның су төрләре чемпионаты вакытында да күрсәтергә тиеш булачак.
Очрашу ахырында Илсур Метшин отельерлар һәм рестораторларны брендинг һәм вакыйгалы туризм буенча конкрет тәкъдимнәр эшләргә чакырды, аларны кыска вакыт аралыгында да, шул ук вакытта озакка сузылган вакыт аралыгында да тормышка ашырып булырга тиеш. “Кайчандыр без елына 460 мең туристтан башлаган идек, миллионга җитәргә хыялландык. Бүген исә туристларның саны 1,5 миллионнан артып китте. Безгә масштаблы фикер йөртергә кирәк һәм киләсе елда 2,5 миллион туристка кадәр җитү зарур”, - дип билгеләде Мэр.