Казан Мэры “Иске шәһәр”нең үсеш перспективалары һәм Яңа ел алдыннан бизәү мәсьәләләре буенча префект белән фикер алышты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). Яңа ел бәйрәме Иске Татар бистәсе өчен аеруча да әһәмиятле вакыйга булырга тиеш – Казан халкы һәм кунаклары, шәһәрнең тарихи үзәгенә килгәндә, әлеге көнне тарихи биналар һәм милли кухня белән генә түгел, ә яраткан бәйрәмнең рухы белән дә истә калдырырга тиешләр. Казан Мэры Илсур Метшин Иске Татар бистәсенә ясаган эшлекле сәфәре вакытында “Иске шәһәр”нең яңа префекты Марат Усмановка шундый йөкләмә бирде.
К.Насыйри урамындагы эшлекле сәфәрдә Башкарма комитет Аппаратының җитәкчесе Игорь Сивов һәм “Казан банкы” директорлар советы рәисе Оскар Прокопьев катнаштылар.
Марат Усманов билгеләп узганча, яңа вазифада үткән вакыт аралыгында шәһәрнең тарихи үзәге үсеш перспективалары һәм Иске Татар бистәсенә яңа туристик агымны җәлеп итү буенча яңа идеяләр барлыкка килгән. Ул шулай ук Казан Мэрына Яңа ел чорында “Иске шәһәрне” бизәү тәкъдимнәрен дә җиткерде: әйтик, Кабан күленең яр буенда Яңа ел бәйрәмнәренә зур чыршы куярга планлаштырыла. Күптән түгел генә җәяүлеләр урамына әйләнгән К.Насыйри урамында яктырткыч баганаларның бер өлеше инде ак-көмеш чыршы бизәкләре белән бизәлгән.
“Шулай ук без биредә этно-мәдәни компонент кулланып театральләштерелгән тамаша оештырырга ниятлибез”, - дип белдерде префект. М.Усманов тарафыннан тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе – “Иске шәһәр” урамнарында “Каз өмәсе” кебек борынгы татар бәйрәмен уздыру, элеккеге заманнарда ул кышның беренче көннәреннән үк башлап үткәрелгән.
Казан Мэры Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Иске Татар бистәсенә үзенә бер “фишка” булдырырга кирәклекне билгеләп узды. “Иске Татар бистәсе Яңа елны аерым рух белән каршылавы аркылы истә калырга тиеш”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Моннан кала, Марат Усманов сүзләренә караганда, бүгенге көндә Иске Татар бистәсенең тарихы, биредә яшәүче династияләр һәм тарихи әһәмияткә ия биналар турында документаль фильм трилогиясен төшерү эше дәвам итә. Шулай ук “36,6” туристик маршрутын булдыру планлаштырыла, ул Казан шәһәренең тарихи үзәгенең сәламәтлегенә кагыла. “Иске Татар бистәсенең 6 урамында мәдәни әһәмияткә ия булган 36 объект бар. Маршрут әлеге объектларны берләштерә һәм туристларны җәлеп итәчәк”, - дип сөйләде префект.
Сәфәр ахырында Илсур Метшин префектка яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.