Казан Мэры берничә ай дәвамында “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы ноябрь). “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең 2014 елның октябрь ае өчен чираттагы рейтингын әзерләгән.
Ай нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Казан Мэры Илсур Метшин медиарейтингта беренчелекне саклап кала алган. Илсур Метшинның медиаиндексы федераль һәм республика ММЧ анализы нәтиҗәләре буенча 2536,82 пунктны тәшкил иткән.
ММЧ ТР башкаласы җитәкчесе катнашындагы вакыйгалар турында хәбәр итә. Аерым алганда, Казан Мэры Идел буе шәһәрләре Ассоциациясе рәисе итеп сайланган. Шулай ук Илсур Метшин Казанда 2008 елдан алып 2011 елга кадәр үткәрелгән “Дөнья яратылышы” рок-фестиваленең яңартылачаклыгын хәбәр иткән. Бу хакта ул музыкаль фотограф Гисберт Ханекроотның “От Аббы до Заппы” күргәзмәсе ачылыш вакытында журналистларның сорауларына җавап биргәндә билгеләп үтте.
Рейтинг ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлык, интернет-ММЧ арасында иң абруйлы 20800 чыганакны үз эченә алган “Медиалогия” системасының ММЧ базасы нәтиҗәләре нигезендә төзелгән.
Октябрь медиарейтингының икенче урынында – Түбән Новгород шәһәренең Мэры Олег Сорокин (1926,14 пункт), өченче урында – Саратов башлыгы Олег Грищенко (881, 21 пункт), дип хәбәр ителә “Медиалогия” компаниясе сайтында.
Шуны да әйтергә кирәк, Илсур Метшин берничә ай дәвамында “Медиалогия” рейтингларында беренчелекне саклап килә.