Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXХVIII сессиясе үз эшен башлап җибәрде
Көн тәртибенә 5 мәсьәлә чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче ноябрь). Казан шәһәре Башкарма комитетының утырышлар залында шәһәр Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XXХVIII сессиясе башланып китте. 45 депутатның 41-е утырышта катнаша, карарлар кабул итәр өчен кворум бар.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр чыгарылган:
2015 елга салымнар турында;
Казан районара табигать саклау прокурорының протесты турында;
Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында”гы карар проекты турында;
Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлесе.