Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 27-нче гыйнвар). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең 2013 елдагы эшчәнлеген уңай бәяләде. Бу хакта ул РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең киңәйтелгән коллегиясе утырышында белдерде. Чара "Корстон" МККнда узды һәм ведомствоның 2013 елдагы эше нәтиҗәләренә һәм киләчәк чордагы мәсьәләләргә багышланган иде. Коллегиянең киңәйтелгән утырышында шулай ук ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар бар иде. РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең җитәкчесе, юстиция генерал-майоры Павел Николаев төп нотык белән чыгыш ясады.
Җинаятьчелек, экстремизм һәм терроризм күренешләре белән көрәш, хокук бозуларны профилактикалау һәм коррупцион эшчәнлекне кисәтү, шулай ук вазыйфаи җинаятьләрне ачыклау - болар һаман да ведомство эшенең төп бурычлары булып кала, дип билгеләп үтте Павел Николаев. Ул хәбәр иткәнчә, 2013 елда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре җинаятьләр турында 13 мең хәбәрне карады, һәр өченчесе буенча җинаять эше кузгатылды. 5,5 меңнән артык җинаять эше тикшеренүдә булды, аларның яртысы гына тәмамланды.
Үткән елда экстремизам һәм терроризма буенча 50дән артык эш булды, дип хәбәр итте Павел Николаев. Татарстан Республикасы территориясендә гыйбадәтханәләрне яндыруга һәм Түбән Камада терроризм актына катыш кешеләрне оператив рәвештә ачыкладылар. Ышанам ки, якын арада бөтен гаеплеләр судка тартылачаклар, дип белдерде РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов коллегиянең киңәйтелгән утырышындагы чыгышында ведомствоның төп эше әле алда булуын белдерде. Ул РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны шәхси кабул итү юнәлешен уңай күренеш дип бәяләде. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу халыкның хакимияткә карата, хокук саклау органнарына карата ышануын көчәйтә. Һәр җинаять эшенә кеше язмышы бәйле, һәм сезнең эшнең - РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе эшенең - кешелекле булуы бик мөһим, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Казанда җәйге Универсиаданы 2013 елда уңышлы уздыруны, халыкара дәрәҗәдәге чараның куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча горурлык хисе уятуын әйтте.
Шуннан ТР Президенты кыскача республикада икътисадый торыш турында сөйләп китте.
Рөстәм Миңнеханов республикада җинаятьләрне ачыкланыш дәрәҗәсе артуына һәм үтерү белән бәйле җинаятьләрнең кимүенә игътибарны юнәлтте. УЛ шулай ук ведомство хезмәткәрләре эшенең оперативлыгы һәм судка хәтле тикшеренүләрнең югары сыйфатына игътибар итте.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, халыкара терроризмга каршы тору өчен яхшы әзерлекле белгечләр кирәк. Без гражданнарыбызны, бигрәк тә яшьләрне террористик төркемнәргә һәм халыкара экстремизм оешмаларына эләгүдән сакларга тиешбез, дип белдерде ул.
Икътисадый җинаятьләр өлкәсендә Рөстәм Миңнеханов аеруча бизнесны бүлгәләү, "конвертта" эш хакын түләү, дәүләт милкен һәм бюджет акчаларын саклау юнәлешләрен билгеләде. Аның сүзләренчә, ришвәтчелек һәм ТКХ өлкәсендәге җинаятьләр белән кискен көрәш булырга тиеш.
Чара ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен ведомство хезмәткәрләренә тапшырды ("Татарстан Республикасының атказанган юристы" һәм Рәхмәт хатлары), дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Фоторепортаж
(А)