Бүген Татарстан башкаласында X «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше форумы башланып китте. Катнашучылар – архитекторлар, төзелеш ширкәтләре һәм инвесторлары, шәһәр мохите белгечләре – сәнәгатьтә, торак төзелешендә һәм төзекләндерүдә пыяла темасын сайладылар. Шулай ук элеккеге сәнәгать зоналарын иҗади кластер сыйфатында куллану мөмкинлекләре турында да фикерләр яңгырады. Форумны ачу тантанасында Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
Шәһәр башлыгы Казанга кыю шәһәр төзелеше чишелешләре кирәклеген, ә «Диалоглар» кебек киңәшмәләр тәҗрибә уртаклашу өчен иң мөһим мәйданчыклар булуын ассызыклады.
«Чикләр бары тик безнең икеләнүләребездә генә. Нинди генә күркәм киңлекләр булмасын – кечкенәме, зурмы, гаражлармы яисә күккә ашкан биналармы – бар нәрсә дә безнең фикерләвебезгә бәйле. Мин сезнең фикер киңлекләрендә чикләр булмавын, кыюрак иҗат итүегезне, яңа чишелешләр табуыгызны телим. Мигъмарияттә һәм сәнгатьне баетучы төсләр һәм формалар байлыгы нәкъ менә сезнең кебек иҗади шәхесләрдән пәйда була. Бездә мондый белгечләрнең күбәюенә мин бик шат. Шәһәребездә үзенчәлекле мәйданчыклар гына түгел, ә кызыклы объектлар да артсын өчен без алга таба да кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Биредә безнең төзелеш ширкәтләрен күрүемә бик шатмын. Аларның моннан яңа идеяләр алып кайтачакларына һәм аларны бина фасадларында, керү төркемнәрендә, төзекләндерүдә кулланачакларына ышанам», – дип билгеләп үтте мэр җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.
Илсур Метшин мигъмариятнең – гади төзелеш кенә түгел, ә балалар тәрбиясенә һәм көндәлек тормыш сыйфатына йогынты ясаучы мохит тудыру ысулы булуын билгеләп үтте. Ул белгечләрне хакимияткә туктаусыз мөрәҗәгать итеп, шәһәр мохитен яхшырту буенча үз тәкъдимнәрен өзлексез кертеп барырга чакырды.
Шундый идеяләрнең берсе – сәнәгать мәйданнарында иҗади берләшмәләр төзү. Мәсәлән, хәзер «Диалоглар» форумы уза торган Техника урамы, 120б адресы буенча урнашкан элеккеге Картон-басмаханә эшләнмәләре фабрикасы бинасын моңа мисал итеп китерергә була. Мондый урыннарга карата гадәти ысул – биналарны сүтеп, урынына торак салу. Киңәшмәдә исә бу буш торган биналарда гамәли сәнгать остаханәләре, мәгълүмат үзәге, заманча сервислар, килүчеләр өчен хезмәт күрсәтү, кафелар урнаштыру тәкъдим ителде. Бу архитектураны, дизайнны, җитештерүне һәм мәгарифне берләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Анда шулай ук форумнар, киңәшмәләр, фестивальләр һәм күргәзмәләр уздырырга мөмкин булыр иде. Сәләтле студентлар исә бу берләшмәдә вакытлыча торак алыр иде.
Күргәзмәләр өчен даими эшли торган мәйданчык кирәклеге турында «Нур» медиасәнгать фестиваленә нигез салучы Рәшит Османов та әйтте. Аерым экспозицияләр ел дәвамында шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итә алыр иде. «Безнең «Нур» фестивале вакыйгалы чара булып тора, ул өч көн уза һәм, кызганычка каршы, аннан соң шәһәрдә бернәрсә дә калмый. Безнең өчен бу зур чишелмәгән мәсьәлә һәм зур гаделсезлек. Казанның Россиядә һәм бөтен дөньябуенча медиасәнгатьнең зур башкаласына әйләнүен телибез», – дип билгеләп үтте Рәшит Османов.
Мәскәүдән үз бюросына нигез салучы Дмитрий Сухов биналарның тышкы күренешен тудыруда пыяла төп роль уйнаган проектларны, шул исәптән «Москва-Сити»дагы 384 метрлы «One» манарасын тәкъдим итте. «Пыяла бүгенге көндә заманча мигъмариятның төп коралларының берсенә әйләнеп бара. Шул ук вакытта фасадның тәэсирлелеге формага гына түгел, ә иң кечкенә детальләргә дә: пыяланың төсмерләренә, пыялалау рәсеменә, материалларның һәм бизәкләренең үзара бәйләнешенә бәйле. Бу алымнар хәтта гади геометрик формаларга да бөтенләй башка күренеш һәм үзенчәлек бирә ала,» – дип аңлатты докладчы.
Җыенның пленар өлеше тәмамлангач, фикер алышулар түгәрәк өстәлләр, остаханәләр һәм лекцияләр рәвешендә дәвам итте. Эшлекле очрашулар барышында белгечләр заманча биналарны төзегәндә пыяладан файдалануның гамәли якларын – бөгелгән пыялалы фасадлар ясау, төзелеш корылмаларын җиңеләйтү һәм кору эшләрен тизләтү ысулларын күз алдыннан үткәрәчәк. Шул ук вакытта, төзелешнең сыйфатына зыян китермичә, чыгымнарны ничек киметү һәм катлаулы проектларны аз чыгым белән тормышка ашыру мөмкинлекләренә аерым игътибар бирәчәкләр.
Программаның аерым бер өлеше төзелеш инвесторларына һәм төзүче оешмаларга багышланган. Биредә белгечләр проект сызуның бүгенге таләпләрен, гадәти булмаган архитектура идеяләрен тормышка ашырганда туа торган кыенлыкларны һәм төзелеш барышын җайга салу юлларын тикшерәчәк. Моннан тыш, шәһәрдә машина кую урыннарын дөрес оештыруга багышланган аерым чыгыш та каралган.
Казанның Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты белән берлектә «Яшьләр күзлегеннән бәяләнә торган шәһәр» дип аталган җанлы әңгәмә оештырылачак. Анда катнашучы яшьләр шәһәрдә үзләренә нинди ял парклары, иҗтимагый киңлекләр һәм заманча чишелешләр җитмәве турында сөйли алачак.
Моннан тыш, Казанны үстерү институты архитекторлары һәм шәһәр төзелеше белгечләре шәһәр мохитен үстерүгә бәйле мәсьәләләрне тәкъдим итәчәк. Аерым алганда, бина хуҗалары катнашында Профсоюз урамын төзекләндерү проекты буенча фикер алышу узачак. Шулай ук Казанның кече елгаларын үстерү һәм шәһәр велосипед маршрутларын салу буенча түгәрәк өстәлләр каралган.
Искәртеп узабыз, быел «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе Казанда унынчы тапкыр үткәрелә. Аның төп темасы мигъмарияттә һәм сәнгатьтә пыяла куллану иде. Әлеге чара 40тан артык белгечне һәм архитектура яисә нәфис пыяла җитештерүче 20дән артык оешманы берләштерә. Программада күргәзмә, заманча медиатехнологияләр ярдәмендә тудырылган иҗади композицияләр һәм шәһәр мохитен үстерү киләчәге турында фикер алышулар тәкъдим ителгән.
Форум кысаларында пыяладан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсе оештырылды. Ул архитектура һәм нәфис пыяла җитештерүче 20дән артык заводны, шулай ук төрле төстәге һәм үтә күренмәле корылмалар чыгаручы 25тән артык компания вәкилен берләштерде. Әлеге зур күргәзмә бинаның ике катында урнашты һәм заманча киңлекләрне бизәүдә, дизайн һәм архитектурада пыяланың чиксез мөмкинлекләрен күрсәтте.
Бу һөнәри конференция Казан мэры Илсур Метшин күрсәтмәсе буенча Татарстан башкаласында 2022 елдан бирле уздырыла. Чараны Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ярдәмендә Казанны үстерү институты оештыра. Бу еллар эчендә «Диалоглар» форумында 7,4 меңнән артык кеше катнашты, ә 500дән артык архитектор, төзүче һәм башка белгеч докладчы сыйфатында чыгыш ясады. Моннан тыш, тагын 8,7 мең кеше киңәшмәнең турыдан-туры онлайн тапшыруына кушылды.