Эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан мэры Илсур Метшин «Салават Күпере» торак комплексында
яңа ачылган «Якты» инклюзия үзәге хакындагы фикерләрен җиткерде. Ул мондый төр
яңа киңлек булдыруны шәһәр өчен әһәмиятле вакыйга дип атады һәм инде әлеге үзәк
буенча кайтавазлар булуын да билгеләп үтте. Мэр сүзләренчә, һәр яңа үзәк эш
нәтиҗәләрен яхшырта – яңа юнәлешләр, белгечләр барлыкка килә. Шәһәр башлыгы
Казанның һәр районында яшәү урыны буенча үсешендә үзенчәлекләре булган балалы
гаиләләр мөрәҗәгать итә ала торган инклюзия үзәге булуын ассызыклады.
«Дәүләт торак фондына һәм әлеге мәсьәлә буенча ярдәм
итүче, теләктәшлек белдерүче Марат Рифгать улы Зариповка рәхмәт. Сүз биналар
бүлеп бирү яки төзекләндерү эшендә ярдәм итү турында гына бармый – бик күп
нәрсә җитәкченең үзеннән тора. Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат
Рифгать улы шәхсән республика рәисенә мөрәҗәгать юллап, аз хәрәкәтләнүче
гражданнар өчен махсус фатирлар булдыру проектын башлап җибәрде. Мондый
фатирларга керү өчен ишекләр киң итеп уела, җайлаштырылган санитар челтәрләр
ясала, инвалид коляскаларын саклау урыннары була. Болар барысы да башкалабызның
инклюзия мохитен үстерүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
«Якты» үзәгенең ачылуы микрорайонда яшәүчеләрнең
күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап булып тора. Биредә үсешендә үзенчәлекләре
булган 500дән артык бала яши, якында гына инклюзия һәм тернәкләндерү үзәкләре
юк диярлек. «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы директоры
Татьяна Мерзлякова сүзләренчә, башка шундый үзәкләргә барып җитү өчен юлга
сәгать ярым вакыт таләп ителгән. Шуның аркасында күп кенә гаиләләр дәресләргә
даими рәвештә йөри алмаган, балаларга белем бирү һәм тернәкләндерү ихтыяҗлары
канәгатьләндерелмәгән, системалы ярдәм алу мөмкинлеге чикле булып калган.
«Президент грантлары фонды һәм Илсур Рәис улы, сезнең
ярдәмегез белән 29 сентябрь көнне «Салават Күпере» торак комплексында яңа
«Якты» тернәкләндерү-инклюзия үзәге ачылды. Ул ярдәм алу мөмкинлеген тәэмин
итәргә, сәламәтлеге чикле балаларның социаль җайлашуына ярдәм итәргә,
гаиләләргә килгән авырлыкны киметергә һәм инфраструктура кытлыгын
тулыландырырга тиеш. Үзәк инвалид һәм сәламәтлеге чикле 500дән артык балага
исәпләнгән», – дип билгеләп үтте Татьяна Мерзлякова.
Башка үзәкләрдән аермалы буларак, биредә профильле
табиблар: невролог, эпилептолог, эндокринолог һәм психиатр эшли. Башка
үзәкләрдә үзен аклаган мондый алым баланың тулы үсеш тарихын күрергә, уңышларны
һәм уңышсызлыкларны күзәтеп, дәресләр программасын вакытында төзәтергә
мөмкинлек бирә. Шулай ук нейропсихолог һәм логопед-дефектолог катнашындагы
дәресләр, логоритмика, робот техникасы, адаптив физкультура, массаж,
нейрокоррекция, эрготерапия һ.б. үткәрелә. Менталь тайпылышлары булган 9 яшьтән
зуррак балалар өчен аерым керү урыны каралган укыту-күнекмәләргә өйрәтү фатиры
эшли. Монда укучылар чын тормышка охшатып җайлаштырылган шартларда
социаль-көнкүреш күнекмәләрен үзләштерә ала.
Өйдә һәм гаиләдә белем алучы балаларга үзәктә 8–10
яшьлек укучылар өчен махсус сыйныф ачылган. Дәресләр инвалид балалар өчен
җайлаштырылган гомуми белем бирү программалары буенча ике сменада уздырыла.
Үзенчәлекле балалар тәрбияләүче аналарга ярдәм итү
үзәк эшенең мөһим юнәлеше булып кала. Психологлар ата-аналарга аерым гына да,
төркемләп тә ярдәм күрсәтә. Моннан тыш, «Все для детей/Барысы да балалар өчен»
автоном коммерцияле булмаган оешмасы тәкъдиме буенча үзенчәлекле әниләргә ярдәм
итү максатыннан «Я есть счастье/Мин үзем бәхет» клубы эшли башлый.
Хәзерге вакытта «Якты» үзәгендә 17 белгеч эшли. Алар
барысы да Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта белем алган, шулай ук «Игелекле Казан»
автоном коммерцияле булмаган оешмасының бүгенге көндә эшли торган инклюзия
үзәкләрендә тәҗрибә туплаган.
«Шунысын да билгеләп үтәсем килә, беренче үзәк
ачылганнан соң ике ел ярым эчендә без үз тәҗрибәбезне туплап, инклюзия һәм
туганнан алып эшкә урнашканчыга кадәр үзенчәлекле баланы үстерү буенча һөнәри
стандартлар эшләдек», – дип сүзен йомгаклады Татьяна Сергеевна.
Алдарак сентябрь ахырында «Якты» дип аталган
тернәкләндерү-инклюзия үзәгенең ачылуы хакында
хәбәр ителгән иде. Ачылыш көнендә үк проект карамагындагы балалар өчен беренче
дәресләр оештырылган.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Казанда инклюзия
киңлекләре дүртәү иде: үзенчәлекле балалар «Нур», «Тылсым», «Канатлар» һәм
өстәмә белем бирү буенча «Бергә» инклюзия үзәкләрендә шөгыльләнде. Гомумән
алганда, аларга 2 меңнән артык укучы:1 мең 296 – инвалид, сәламәтлеге чикле 724
бала йөри.