Бу көздә Казанда югары уку йортлары студентлары һәм һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар өчен ел саен үткәрелә торган «Беренче курс студенты көне» фестивале уза. Һәр яңа уку елына Казанга Россиянең төрле төбәкләреннән һәм дөньяның 150дән артык иленнән 50 меңнән артык беренче курс студенты килә. Барлыгы шәһәрнең югары уку йортларында һәм көллиятләрендә 165 мең кеше укый: аларның 75 проценты илнең башка төбәкләреннән килгән, ә 10 процентын чит ил студентлары тәшкил итә. Фестивальләрне әзерләү турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Дмитрий Хвостиков сөйләде.
Казан мэры Илсур Метшин фестиваль хәрәкәте Казан мәгарифенең мөһим өлеше булуын ассызыклады. «Әлбәттә, югары уку йортларыбызның төп бурычы һәм максаты – төрле юнәлешләр буенча үз эше белгечләрен, һөнәрмәннәрен әзерләү. Казанда һәрбер таләпкә һәм кызыксынуга туры килерлек югары белем алу өчен мөмкинлекләр күп. Безнең студент еллары турындагы истәлекләребез профессорлар һәм укытучыларның искиткеч лекцияләренә генә түгел, ә кайнап торган студент тормышына да бәйле. Бүген моның өчен мөмкинлекләр тагын да арта: югары уку йортларында концерт мәйданчыклары ачыла, «Тапкырлар һәм зирәкләр клубы», студентларның эстрада миниатюралары театрлары һәм башка чаралар барлыкка килә. «Беренче курс студенты көне» һәм «Студентлар язы» фестивальләренең зур вакыйга буларак узуы бик сөендерә. Моңа һичшиксез игътибар бирергә кирәк. Безнең яшьләрнең төрле федераль ярышларда, шул исәптән «Ел студенты» конкурсларында һәм «Тапкырлар һәм зирәкләр клубы»нда беренче урыннарны яулавы очраклы түгел. Ректор студентлар тормышына шәхсән игътибар биргәндә, ә аның командасы уку йортының иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлегенә ярдәм иткәндә генә шундый нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
XXXIII Казан студентлар иҗатының уку йортлары арасындагы «Беренче курс студенты көне» фестивале 3 меңнән артык кешене берләштерәчәк. Хәзерге вакытта югары уку йортларында эчке сайлап алу этаплары бара, ә 10-13 ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәният һәм ял комплексында фестивальнең сайлап алу көннәре узачак.
Быел беренче курс студентлары алты юнәлештә чыгыш ясый ала: «Театр», «Оригиналь жанр», «Музыка», «Бию», «Мәгълүмат чаралары» һәм «Тапкырлар һәм зиркәләр клубы». Фестиваль Россиядә Халыклар бердәмлеге елы һәм Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында уза. Бу темалар чыгышларның эчтәлегендә һәм махсус номинацияләрдә чагылыш табачак.
«Халыклар бердәмлеге темасы студентлар иҗаты аша аеруча табигый рәвештә ачыла: бер сәхнәдә төрле милләт, төбәк һәм мәдәният вәкилләре очраша, һәм һәркем үз тарихын, гореф-гадәтләрен тәкъдим итә һәм иҗади карашын ача. Ә хәрби һәм хезмәт батырлыгы темасына мөрәҗәгать итү яшьләрнең заманча иҗатын республиканың тарихи хәтере һәм мәдәни мирасы белән бәйләргә мөмкинлек бирә. Шулай итеп, фестиваль сәнгать аша буыннарны һәм халыкларны берләштерүче бәяләп бетергесез кыйммәтләр турында сөйләү мөмкинлеге булып тора», – дип аңлатты Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе.
Бәйге программасы гала-концерт белән тәмамланачак. Анда иң яхшы коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясаячак, шулай ук җиңүчеләр игълан ителәчәк.
«Шул ук вакытта фестиваль – ул бәйге генә түгел. Ул иҗади мөмкинлекләрне үстерү өчен зур этәргеч булып тора. Без бүгенге көндә «Беренче курс студенты көне»нең кичәге катнашучылары бөтенроссия масштабындагы зур сәхнәләрне яулавын күрәбез», – дип сөйләде Дмитрий Хвостиков. Мисал өчен, «Россия-1» телеканалындагы «Ну-ка, все вместе!» проектында КФУ студентлары Анастасия Кужахметова һәм Мурад Юсуфов катнашкан, ә НТВ каналындагы «Ты супер!» тамашасының финалында КМТТУ (КХТИ) студенты Владимир Скрипаль чыгыш ясаган.
Биючеләр дә, репортерлар да: көллият яшьләре нинди иҗат әзерли?
Иҗади фестиваль көллият һәм техникум студентлары өчен дә оештырыла. Анда Казанның 30 һөнәри белем бирү оешмасыннан 2 меңгә якын яшь кеше катнашачак. Бәйге программасы биш юнәлешне үз эченә ала: «Бию», «Музыка», «Театр», «Оригиналь жанр» һәм «Мәгълүмат чаралары».
«Мәгълүмат чаралары» юнәлеше беренче тапкыр тәкъдим ителә. Катнашучылар аерым яисә командада «Беренче курс студенты буларак минем көнем» дигән гомуми темага фото- һәм видеорепортажлар әзерләячәк. Дмитрий Хвостиков сүзләренчә, яңа юнәлеш һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында яшь мәгълүмат белгечләре берләшмәсен булдырырга ярдәм итәчәк.
Бәйге көннәре Аркадий Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә узачак: 17 ноябрьдә – «Музыка», 18 ноябрьдә – «Театр» һәм «Оригиналь жанр», 19 ноябрьдә «Бию» юнәлешләре буенча чыгышлар булачак. «Мәгълүмат чаралары» юнәлешендә катнашучылар исә барлык өч көндә дә эшләячәк.