Илсур Метшин: "Метро төзү темпларыннан без канәгать"
Казан Мэры «Яшьлек», «Төньяк вокзал» һәм «Авиатөзелеш» яңа метро станцияләрендә булып кайтты.
(KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Казанда метро төзү эшләре өчен яхшы темп алынган. Максат бер үк кала – агымдагы елның май аена 3 яңа станция беренче пассажирларын кабул итәргә тиеш. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин ТР Премьер-министры Илдар Халиков белән “Яшьлек”, “Төньяк вокзал” һәм “Авиатөзелеш” станцияләрен карап кайткан вакытта шулай дип белдерде.
Яңа станцияләрнең әзерлеге югары дәрәҗәдә. Хәзерге вакытта төзүчеләр вестибюльда эшлиләр, төннельләрдә рельс юлларын сыныйлар. Илсур Метшин тоннель эчендә башкарылган эшнең сыйфатын тикшерде.
“Бурычыбыз шул ук кала – май аенда без яңа 3 станция ачарга тиеш. Моннан тыш, бүген без кабат Казан метрополитетының алга таба үстерүдә мөмкин булган 2 вариант буенча фикер алыштык. Транспорт комитетыннан пассажирлар агымы хакындагы соңгы мәгълүмат булгач, метроның киләсе тармагы кайдан узачагын казанлыларга хәбәр итә алачакбыз”, - дип вәгъдә итте шәһәр башлыгы.