(KZN.RU, 3-нче гыйнвар). Яңа евроконтейнерлар урнаштыру һәм заманча махсус техника яңа ел бәйрәме дәвамында көнкүреш каты калдыкларын вакытында чыгаруны оештырырга ярдәм итә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга “Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе” ҖЧҖ генераль директоры Эдуард Антонов хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы Киров районы ишегалларыннан чүп чыгару эшен тикшерде.
Эдуард Антонов ел саен чүпнең уртача 5-7%-ка артуын билгеләде. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында – халыкның күпчелеге ял иткән вакытта – көнкүреш каты калдыклары күләме күп тапкырларга арта.
“Чүп бик тиз җыела. 31 декабрь көнне контейнер мәйданнары тулган иде. 1 гыйнвар иртәсендә чүпне чыгардык, әмма кичкә контейнерлар кабат тулган”, - дип билгеләде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов.
“Яңа контейнерлар урнаштыра алган районнарда чүп чыгару эше җайга салынды. Шәһәр буенча 5 меңләп калган иске чүп савытлары калган урыннарда гына проблемалар кала. Язга без аларны тулысынча алмаштырырга планлаштырабыз”, - дип белдерде Эдуард Антонов.
Яңа контейнерларның күп сыйдырышлы булуларыннан тыш төп өстенлеге булып аларның “хәрәкәтчән” булуы санала. Чүп ташу машиналарының эшен ишегалларда калдырылган һәм контейнер мәйданчыклары янына килү юлын япкан машиналар катлауландырганы сер түгел. Хәзер чүп ташу машиналары мәйданчыкка мөмкин кадәр якын килә, ә контейнерлар машинага тәгәрмәчләрендә китерелә.
Чүп ташу машиналарына килгәндә, алар шулай ук яңартыла. Казанда тест режимында 4 яңа махсус техника эшләп килә. “20-нче гыйнварга аларны сынау тәмамлана, барлык җитешсезлекләр бетереләчәк һәм 25-26 гыйнвардан алар штат режимында эшләячәк”, - дип билгеләде Эдуард Антонов.