(KZN.RU, 2-нче гыйнвар). ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин 2013 елгы Универсиада спорт объектларында һәм агросәнәгать паркында төзелеш барышын тикшерде.
Эшлекле сәфәрдә Премьер-министр урынбасары Шамил Гафаров, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов, “Казан-2013” башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешма җитәкчесе Владимир Леонов катнашты.
Агросәнәгать паркы Аграр урамы белән Җиңү проспекты киселешендә төзелә. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү максаты белән, җитештерелгән продукцияне саклау һәм аларны реализацияләү өчен материаль-техник база белән тәэмин итү өчен торгызыла. Төзелеп беткәннән соң парк Татарстанның Агросәнәгать үзәге булачак.
Төзелешнең төп эшләре тәмамланган, хәзерге вакытта отделка эшләре, сәүдә рәтләрен, павильоннарын монтажлау бара.
“Казан” агросәнәгать паркы” генераль директоры Олег Власов сүзләренә караганда, арендалаучыларга сайлау өчен 3 павильон комплектациясе тәкъдим ителәчәк. Базарда бер буш павильонны арендага алу бәясе 19 мең һәм аннан күбрәк бәягә чыккан вакытта, биредә җиһаз белән бергәләп бер айга арендалау 15-19 мең була.
Сатучылар һәм бирегә килүчеләрнең уңайлылыгы өчен агросәнәгать паркы территориясендә кафе, кунакханә, офис үзәге, күргәзмә комплексы һәм 600 машина урынына исәпләнгән парковка булачак. Бина тулысынча җылыту, кондиционер системалары белән җиһазландырылган. Ит һәм яшелчә продукциясен саклау өчен аерым суыткычлар каралган.
Парк ачылышы гыйнвар ае ахырына планлаштырыла.
“Объект югары әзерлек дәрәҗәсендә, әмма ул бик зур, шуңа күрә аны куллануга этажлап тапшыруның планын төзергә кирәк. Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе - 4 гыйнвардан башлап мөмкин булган кадәр эшчеләр эшен оештырып җибәрү”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
2013 елгы Бөтендөнья студентлар җәйге уеннарының ике зур спорт объекты – Спортның су төрләре сарае һәм 45 мең тамашачы сыйдырышлы футбол стадионында эшләр шулай ук план буенча бара.
Рәфис Борһанов әйтүенчә, хәзерге вакытта Спортның су төрләре сараенда бассейннарга кафель ябыштыру эшләре башкарыла. Бу эшләрне ай ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр, аннан бассейнның тирәнлеген көйләү җиһазларын урнаштырү эшләренә керешәчәкләр. Ул бассейнда балалар шөгыльләнер өчен уңайлыклар тудырачак һәм спортның су төрләре буенча ярышлар үткәрү мөмкинлеге бирәчәк.
Футбол стадионын тикшерү барышында чишенү-киенү бүлмәләрен, конференцияләр залын һәм башка урыннарны да карап чыктылар. Төзүчеләр әйтүенчә, бөтен төзелеш эшләре дә билгеләнгән график буенча бара.