Илсур Метшин Эльмира Кәлимуллинаны ТР атказанган артисткасы исеме бирелүе белән котлады
(KZN.RU, 31-нче декабрь). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин “Голос” проектының финалына чыккан Эльмира Кәлимуллина белән Казан Ратушасында очрашты. Шәһәр башлыгы Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган яшь белгечне һәм аның гаиләсен шоуда икенче урын алу һәм ТР атказанган артисты исеме бирелү белән котлады.
“Без сезнең җиңүегез өчен җан атып тордык. Эльмира өчен Казан гына түгел, бөтен Түбән Кама тавыш бирде”, - диде Илсур Метшин. Мэр аңа һәм әнисенә – чәчәкләр, ТР Президентыннан Яңа ел бүләген тапшырды. “Эльмира балачактан беркемгә дә ошамаган тавышка ия. Кечкенә сыйныфларда укыганда ук ул Түбән Камада шәһәр концертларында катнаша иде. Бу чын мәгънәсендә сезнең хезмәтегез”, - дип мөрәҗәгать итте И.Метшин аның әти-әниләренә.
Билгеле булганча, әлеге бәйгедә Яшел Үзән җырчысы Динә Гарипова җиңеп чыкты. Кичә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов аларга ТР атказанган артисты исеме бирелү турында Указны имзалады.
“Татарстан исеменнән мондый зур шоуда катнашу – минем өчен зур бәхет. ТР атказанган артисты исеме бирелү миңа зур җаваплылык өсти”, - диде җырчы.