(KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген Казан шәһәре Думасының XIX сессиясендә депутатлар сайлау комиссиясенең яңа составын билгеләде.
Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе Рафаил Баһаветдинов хәбәр иткәнчә, “Россия Федерациясе гражданнарының референдумында катнашуга хокуклар һәм сайлау хокукының төп гарантияләре турында”гы Федераль законның 24-нче маддәсе, Татарстан Республикасы Сайлау комиссиясенең 13-нче маддәсе, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге уставының 48-нче маддәсе нигезендә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Сайлау комиссиясенең вәкаләтләре вакыты чыгу белән бәйле Казан шәһәре Думасы тавыш бирү хокукы белән 10 кешедән торган Сайлау комиссиясен формалаштыра.
Комиссия әгъзаларының гомуми саныннан яртысы Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тәкъдимнәре нигезендә, икенче яртысы закон белән билгеләнгән сайлау берләшмәләре һәм сәяси партияләр тәкъдимнәре нигезендә билгеләнә.
Казан Сайлау комиссиясенең яңа составына түбәндәгеләр керде:
Ирек Арсланов, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге башлыгы;
Фәрит Гәрәев, шәһәрнең Сайлау комиссиясе рәисе;
Татьяна Ищенко, Казан шәһәре Думасы аппаратының норматив-хокукый идарә башлыгы;
Дмитрий Ключников, “Волгомост” ачык акционерлык җәмгыятенең Күпер төзү төркеме мастеры;
Ләйсән Мортазина, “Управляющая компания “Азино-1” ҖЧҖ оештыру-килешү бүлеге башлыгы;
Наталия Павлова, Казан шәһәре Совет районы администрациясенең гомуми бүлек башлыгы;
Дамир Хәмзин, “Россия Федерациясенең Коммунистлар партиясе” Татарстан регион бүлеге сәяси партиясенең оештыру-партия һәм кадрлар эше бүлеге мөдире вазифаларын башкаручы;
Ринат Хөсәенов, “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП генераль директорының сату буенча урынбасары;
Әлфия Хөсәенова, “Пассаж” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директорының урынбасары;
Виктор Яковлев, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппаратының җитәкче урынбасары – Хокук идарәce башлыгы.
Казанның яңа сайлау комиссиясе әгъзаларының уртача яше – 45 яшь, барысы да югары белемле, шул исәптән дүртесе – юридик, дип хәбәр итте Р.Баһаветдинов.
Казан Мэры Илсур Метшин сайлау комиссиясенең иске составына башкарылган эш өчен рәхмәтен белдерде. “Сайлау комиссиясе эшенә намуслы карады”, - дип ассызыклады Мэр.