(KZN.RU, 27-нче декабрь). Бүген XIX сессия кысаларында Казан ратушасында шәһәр бүләкләре тапшырылды. Шулай итеп, халык сәламәтлеген саклау, дәвалау-профилактика ярдәмен оештырган өчен Казанның “1-нче номерлы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү шәһәр хастаханәсе” сәламәтлек саклау дәүләт автоном учреждениесе Казанның Мактау китабына кертелде.
Исегезгә төшерәбез, дәвалау учреждениесенең исемен Казанның Мактау китабына кертү турындагы карар Казан шәһәре Думасының Президиумы утырышында кабул ителде. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин әлеге хастаханәнең баш табибы Владимир Беляковка хастаханәне Казанның Мактау китабына кертү турындагы таныклыкны тапшырды.
Әлеге дәвалау учреждениесе шәһәрнең сәламәтлек саклау тарихында шактый зур роль уйный. 1-нче номерлы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе 1966 елда Казанның 15-нче номерлы күп профильле шәһәр хастаханәсе буларак ачылган. 1986 елда учреждениегә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе статусы бирелә.
Ачылганнан бирле хастаханә кичектергесез медицина өлкәсендә алдынгы позицияләрдә була һәм Татарстан башакласының сәламәтлек саклау үсешенә лаеклы өлешен кертә. Эшләү еллары дәвамында шәһәрнең һәм ТР якын тирәдәге районнарыннан 1 млн артык кешегә ярдәм күрсәтелә, 500 меңнән артык операция эшләнә. Кабул итү бүлегенә тәүлек эчендә 100-200-шәр кеше мөрәҗәгать итә, бу исә Казанда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтүнең бөтен күләменнән 32%-ны тәшкил итә.
Хастаханәдә Россия күләмендә танылган С.И.Щербатенко, И.А.Латфуллин, Ф.Н.Казанцев, Г.М.Николаев, В.А.Кузнецов, Е.А.Домрачева, Л.А.Кольцова, Е.М.Шульман, М.Р.Рокицкий кебек галимнәр, профессорлар эшли.
Владимир Беляков Казан Мэрына хастаханәнең коллективы исеменнән “медицина белгечләре хезмәтен югары бәяләгән өчен” рәхмәтен белдерде һәм шәһәр башлыгына 1-нче номерлы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү билгесен тапшырды.