(KZN.RU, 26-нчы декабрь). Узып бара торган 2012-нче елның төп казанышларыннан туучылар саны, торак төзелеше һәм яшелләндерү буенча Казанның өч рекорды исәпләнә. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин “Тема” программасының туры эфирында катнашкан вакытта хәбәр итте.
Шәһәр башлыгы озак вакыт дәвамында демография рекорды куелган вакыт буларак Казанда 18730 бала туган 1987 ел исәпләнгәнлеген билгеләде. “Быел өр-яңа абсолют рекордка ирештек. ГХАТ белешмәләренә караганда, быел туу турында таныклык 20,5 мең казанлыга бирелде. Бу әле республикабыз башкаласына башка районнардан бала табарга килгән әниләрне исәпкә алмаганда”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Төзелеш мәсьәләсендә дә бу ел әһәмиятле булды – беренче тапкыр шәһәребез тарихында 1 млн квадрат метр торак салынды. Әлеге күрсәткеч буенча Казаныбыз – барлык әйдәп барган эре шәһәрләр санында.
“Һәм өченче рекорд – “яшел”. Бу сезонда без уртак көч белән 48 мең агач һәм 20 меңләп куак утырттык. Бу, узган еллар белән чагыштырганда, 6 тапкыр күбрәк диярлек. “Яшел рекорд” проектын, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Шулай итеп, һәр кеше бала табарга, өй салырга һәм агач утыртырга тиешлеге турындагы мәкаль барлык күрсәткәчләре буенча Казанга туры килә”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Калган башка казанышлар арасында урам-юл челтәре объектларын төзү һәм реконструкцияләү, торак фондны һәм ишегалларын капиталь ремонтлау кебек масштаблы эшләр билгеләнде. Ахырда Казан Мэры барлык телевизор караучыларны якынлашып килгән Яңа ел бәйрәме белән котлады. “Чын күңелемнән узып бара торган елга рәхмәт әйтергә телим. Без аны тынычлыкта һәм иминлектә яшәдек. Быел бик яхшы итеп эшләгән Казан халкына рәхмәтемне җиткерергә телим. Барыбыз да яңа ел могҗизасын көтәбез, һәрберебезнең үз могҗизасы булсын. Өйләребездә җылы һәм ямь булсын, киләсе елыбыз тагын да бәрәкәтлерәк булсын”, - диде Илсур Метшин.