Казан Мэры Илсур Метшин казанлыларны Яңа ел бәйрәме белән котлый.
“Хөрмәтле казанлылар!
Көтеп алына торган һәм яраткан, гаилә җылысы белән сугарылган һәм киләчәктә үзгәрешләргә өмет багланган бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Яңа ел бәйрәмнәре – безне, ничә яшьтә булуга карамастан, тылсымга ышандыра торган гаҗәеп вакыт.
Курантлар сугар чак җиткәндә, без һәрвакыт, ихтыярсыз, узган елга борылып карап, аның вакыйгаларын барлыйбыз. Казан үсеш һәм яңарыш кичерә, үзендә яшәве һәм эшләве әйбәт булган чиста һәм яшел мегаполиска әйләнә бара. Без торак йортлар һәм социаль объектлар төзибез, юллар төзекләндерәбез һәм метрополитен линияләре салабыз, агачлар утыртабыз. Башкалабыз казанышлары – ул биредә яшәгән барча кешенең хезмәте, һәм казанлыларның һәрберсе аның уңышлары белән горурланырга хаклы.
Якынлашып килгән Яңа елны без зур планнар һәм өметләр белән бәйләп карыйбыз. 2013 нче елның җәендә Казанның Бөтендөнья студентлар спорт уеннарын үткәрәсе бар, аңа исә без берничә ел буена әзерләнеп, хәзер “финиш сызыгына” чыгабыз. Илебезнең игътибары хәзердән үк бездә, ә Универсиада бәрабәренә шәһәребез тагын да танылачак. Безнең исә горурланырлыгыбыз бар, казанлыларның киң күңеллелеге һәм кунакчыллыгы, меңьеллык гүзәл Казаныбыз матурлыгы кунаклар һәм Универсиадада катнашучылар йөрәкләрендә бары тик матур һәм онытылмас хатирәләр булып калыр.
2013 ел безнең өчен күренекле идеяләр һәм әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Һәр казанлының Яңа ел төнендә телгән теләге кабул, киләсе елда безгә шатлык һәм уңыш, мәхәббәт һәм хөрмәт юлдаш булсын. Яңа елда бәхет һәм муллык һәр өйгә насыйп булсын!
Яңа ел белән! Яңа бәхет белән!”