(KZN.RU, 24-нче декабрь). Эсперанто урамы буенча 35-нче номерлы йортның алты корпусында яшәүчеләрне 2013 елда Казан шәһәрендә авария хәлендәге йортта яшәүчеләрне күчерү эше приоритетында иң беренче булып торачак. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Шуны әйтергә кирәк, бу йорт корпуслары Казанда иң проблемалы дип санала. 35-нче номерлы йорт җиде корпустан тора, алар Сталин елларында ук төзелгән. Озак вакыт корпуслар Киров исемендәге завод карамагында булган, ә 90-нчы еллар ахырында аларны капиталь ремонт башкарылмаган хәлдә шәһәргә тапшыралар (1-нче номерлы корпуста капремонт башкарылган, ул авария хәлендә дип бәяләнмәгән). Тузган торакны бетерү программасына әлеге йорт шулай ук эләкмәгән.
Әлеге йортның авария хәлендәге алты корпус халкын башка фатирларга күчерү һәм әлеге максатка акча бүлеп бирү хакындагы карарны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кабул итте. Шәһәр башлыгы халыкны күчерү һәм әлеге авария хәлендәге йортны сүтү бурычын куйды. Киңәшмәдә Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков хәбәр иткәнчә, 6-нчы номерлы һәм 7-нче номерлы корпусларда яшәүчеләр беренче чиратта күчереләчәк. “Әлеге максатка шәһәргә республика бюджетыннан һәм алып торган мәйданның квадрат метры өчен 27600 сум хисабыннан яңа фатир сатып алуга акча бүлеп бирелгән. Халыкны күчерү федераль программадагы күчерү аналогиясе буенча башкарылачак, шул ук вакытта кешеләргә өстәмә рәвештә түләргә туры килмәячәк”, - диде М.Габделхаков.
“Сатып алу турындагы 94-нче номерлы федераль закон нигезендә күчүчеләр өчен без торакны конкурс нигезендә сатып алырга тиеш. Хәзерге вакытта конкурс документациясе 110 фатир сатып алуга әзерләнә. Мондый күләмдә һәм мондый бәя өчен фатирларны бары Завойский урамында төзелгән йортта фатирлар сананы резервта саклаган Дәүләт торак фонды тәкъдим итә ала. 6-нчы номерлы һәм 7-нче номерлы корпусларда яшәүчеләр гыйнварда ук яңа фатирларга күченә башлар дип планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Торак сәясәте башлыгы.
Сүтелгән йортлар урынында “аренда йортлары” дип аталган йортлар төзеләчәк. Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, ТР Президенты карары буенча йортларның фатирларында җәмәгать транспорты, төзекләндерү предприятиеләре йөртүчеләре, сәламәтлек саклау өлкәсендәге тар белгечләр һ.б. – шәһәр хуҗалыгы өчен кирәкле булган, чакырылган белгечләрне урнаштыру планлаштырыла. “Торак булуы, хәтта аренадага булса да – Казанга мондый белгечләрне чакырудагы сөйләшүләр вакытында көчле аргумент булып тора”, - дип ассызыклады И.Метшин.