(KZN.RU, 24-нче декабрь). Яңа ел төнендә Казанның үзәк чыршысында тәртипне 234 полиция хезмәткәре саклаячак. Казан гарнизонының шәхси составы бәйрәм көннәрендәге эшкә әзер. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгының урынбасары Юрий Николаев хәбәр итте.
“Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә үзәк чыршы һәм районның төп чыршы мәйданнары тәүлек дәвамында полициянең патруль-пост хезмәте көче белән сакланачак. Ишегалды чыршыларында тәртип вәкаләтле һәм балигъ булмаганнарның эшләре буенча участковыйлар көче белән тәэмин ителәчәк. Тәртип саклауга шулай ук хәрби хезмәт саныннан да көч җәлеп ителәчәк”, - дип хәбәр итте Юрий Николаев. Ул шулай ук полиция бүлекләрендә өстәмә тикшерү-оператив төркемнәре оештырылганлыгын билгеләде.
“Татнефть-Арена” боз сараенда узачак республикакүләм яңа ел чыршысында 205 полиция хезмәткәре һәм шәхси саклау предприятиеләренең 65 вәкиле эшләячәк. 31-нче декабрь көнне чаралар уздырыла торган урыннар тикшереләчәк. Меңъеллык паркындагы үзәк чыршыда гражданнарны тикшереп кертү өчен 5 тикшерү һәм кертү пункты эше оештырыла. Җәмәгать тәртибен 234 полиция хезмәткәре, 110 хәрби хезмәткәр һәм шәхси саклау предприятиеләреннән 20 хезмәткәр тәэмин итәчәк. Периметр буенча 6 ЮХИДИ экипажының эше оештырылачак. Иртәнге 10-нан якын-тирәдәге урамнарда машина калдырып киитү тыелачак”, - дип белдерде Юрий Николаев.
Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда металлдетектор белән җиһазландырылган 5 тикшерү һәм кертү пункты эше оештырыла. Тәртипне 280 полиөия хезмәткәре, 180 хәрби хезмәткәр һәм шәхси саклау предприятиеләреннән 20 хезмәткәр тәэмин итәчәк.
“Бәйрәм көннәрендә тәртип саклау эшенә шәхси состав әзер. Кагыйдә буларак, 31-нче декабрь һәм 1-нче гыйнвар көнне тыныч уза, киләсе бәйрәм көннәрендә авыррак туры килә”, - дип нәтиҗә ясады ЭЭМ Казан буенча идарәсе башлыгының урынбасары.