Россия Президенты Илсур Метшинга Рәхмәтен белдерде
Владимир Путин имзасы куелган мактаулы документны Казан Мэрына Рөстәм Миңнеханов тапшырды
(KZN.RU, 15-нче декабрь). Россия Президенты Казан Мэры Илсур Метшинга Рәхмәтен белдерде. Владимир Путин имзасы куелган документны бүген Илсур Метшинга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан регион бүлегенең ХХ конференциясе узды. Конференция эшендә Татарстан Президент Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Конференция барышында Татарстан Президенты Россия Президенты исеменнән татарстанлы “бердәмроссиялеләр”гә Рәхмәтен тапшырды. Казан Мэры Илсур Метшин Россия Федерациясе Президенты Рәхмәтенә лаек булды, партиянең тагын 5 әгъзасына дәүләтебез башлыгы рәхмәт хатлары тапшырылды.
Видеорепортаж
Фоторепортаж